И, Туган Тел

И, туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И, туган тел, һәрвакытта ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

И, туган тел, синдә булган иң элек кылган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

 

Родной язык

 

 О язык родной, певучий, о родительская речь!

 Что еще на свете знал я, что сумел я уберечь?

 

 Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать.

 Подрастая, сказки бабушки я начал понимать.

 

 О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,

 С детства стала мне понятна радость и печаль твоя.

 

 О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:

 "Боже, – я шептал, – помилуй мать, отца, помилуй нас."

 

I Tugan tel

 

Oh, beloved native language,

Oh, enchanting mother tongue!

You enabled my search for knowledge

Of the world, since I was young.

 

As a child, when I was sleepless

Mother sung me lullabies.

And my grandma told me stories

Through the night, to shut my eyes

 

Oh, my tongue! You have been always

My support in grief and joy

Understood and cherished fondly

Since I was a little boy.

 

In my tongue, I learned with patience

To express my faith and say:

"Oh, Creator! Bless my parents

Take, Allah, my sins away!"