Әңгәмәдәшем - Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы.  Ул- минем Укучым,  мәктәпне медальгә тәмамлады, педагогика фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә Казан энерготехникумында информатика укыта. Аның бүгенге көндә булган титулларын санап чыгарга гына да ярты бит кирәк. Аның турында ҮЗ САЙТЫНДАГЫ МАТЕРИАЛЛАРДАН танышыгыз, шулай тулырак һәм дөресрәк булыр. ( http://шамсутдинов.рф)

Видеоинтервью авторы: Гыйләҗетдинов Ильяс әфәнде.

Лаеш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта мәктәбе директоры Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы белән әңгәмә.

Ø Исәнмесез, Кәүсәрия ханым. Газета укучыларны үзегез белән таныштырып китә алмассызмы икән? Кай яклардан сез?
--Мин үзем Кукмара кызы. Шунда тудым, шунда үстем, шунда белем алдым. 17 яшемдә Казанга укырга дип чыгып киттем һәм язмыш мине яраткан Кукмарамнан аерды дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Кукмарадагы беренче номерлы мәктәбемне, үземнең беренче укытучыларым Сәкинә, Рәмзия апаларны, 5 нчедән 10 сыйныфка кадәр безне үз балаларыннан да артык күреп тәрбия биргән сыйныф җитәкчебез Гайнанова Әминә апаларны, яраткан директорыбыз Хәким абый Галиевичларны, РОНО җитәкчесе Әнвәр абый Садыйковичларны, укыткан барлык укытучыларымны (барысын да сапап китсәм, берәрсе төшеп калып, рәнҗетермен дип куркам), яраткан мәктәбемне олы рәхмәт хисләре белән искә алам. Инде ахирәткә күчкән укытучыларымны догаларымнан калдырмаска тырышам, исән-сауларына нык сәламәтлек телим. Безгә мәктәптә укыр өчен дә, үсәр өчен дә бөтен шатлар тудырылган иде. Шулкадәр рәхәт, якын иде безнең күңелләребезгә белем һәм тәрбия учагы, без мәктәптән йокларга гына кайта идек. Дружина Советы утырышлары, музейда экскурсовод булып эшләүләр, кәгазь, тимер-томыр җыюлар, тимурчылык эшләре, төрле фәннәрдән олимпиадалар, спорт ярышлары- мәктәп кайнап тора иде ул вакытларда (хәзер дә шулайдыр, бәхәсләшмим). Мәктәп безне күп нәрсәгә өйрәтте, лидер булырга әзерләде, тормышта үз урыныбызны табарга, тапкач, аны югалтмаска, һаман да алга карап яшәргә кирәклекне төшендерә белде. Укытучыларым бик яхшы булды, мин бүгенге көнгә кадәр аларның үрнәгенә иярергә, алар өйрәткән юлдан чыкмаска тырышып яшәдем. Мөмкинлектән файдаланып, мин хөрмәтле укытучыларым, сезнең хезмәтегез алдында чал башымны иеп, рәхмәтемнең иң олысын җиткерәсем килә. Туып-үскән, мине тәрбияләп үстергән яраткан әби-бабама, иң олы хөрмәткә лаек булган яраткан әти-әниемә, бүгенге көндә дә бер-беребез өчен өзелеп торган апама, сеңлемә, аларның гаиләләренә дә рәхмәтем зур. Ни өчен мин тормышымның бу чорына күбрәк тукталдым дип сорасагыз, җавабым бер генә: кешенең характеры гаиләдә, үсмер чагында уздырган мөхиттә флормалашып бетә дип уйлыйм. Һәм зур ышаныч белән әйтә алам, минем характерымдагы бөтен уңай якларны шушы кешеләр формалаштырды. Ә инде характерымның тискәре яклары исә, минем үз өстемдә эшләп бетермәвемнең нәтиҗәсе.
 
 
Лаеш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта мәктәбе директоры Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы белән әңгәмә

Бу интервью "Ел кешесе" номинациясенә тәкъдим ителде.

Февраль аеның матур бер көнендә, күптәнге танышым, Лаеш районы Имәнкискә авылы мәктәбе  педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы белән  әңгәмә корып утырабыз. Чираттагы бер шалтыратуымда: “Ильяс, сөйләшә алмыйм,  мин Казанда, курста, дәрестә утырам, дигәч”-, тиз генә җыенып, укытучыларның белем күтәрү институтына “чаптым”. Өйлә вакытына бирелгән сәгать ярымлык ял күз ачып йомганчы узып та китте.

- Кәүсәрия Гаязовна, Казанга нинди җилләр “ташлады?

- Өч елга бер тапкыр белемне күтәрү курсларында укып, булган белемнәрне барлап, тирәнәйтеп кайту бурычы куела безгә. Мин дә чираттагы укуларда. Инде менә яртысы укылды да. Бер кереп киткәч, вакыт сизелми дә үтә: мәгариф өлкәсендә яңалыклар бик күп бит, барысын да ишетәсе, алай гына да түгел, яхшылап аңлыйсы, кайткач,  шул яңалыкларны эшеңдә дөрес итеп кулланасы да килә. Педагог-китапханәчеләр алдына хәзер бик зур бурычлар куела. Әле менә шушы тармак буенча  яңа концепция кабул ителү алдында тора. Ул кабул ителсә, педагог-китапханәчегә таләпләр бик нык артачак. Хәер, хәзер дә таләпләр  йомшак түгел:  ике  махсус  югары белем мәҗбүри булган  бердәнбер педагоглар без.  Алдынгы карашлы, алга карап эш йөртә белә торган җитәкче хәзер үк аңлый китапханәченең мәктәптә тоткан урынын: аннан укучыларның нинди дәреслекләр белән укуы да, дәреслекләрнең җитү-җитмәве дә,  дәреслекләр һәм методик әсбапларның ФГОС таләпләренә туры-килү килмәве  дә, укучыларның нинди электрон әсбаплар, нинди  интернет сервислардан нинди материалларны куркынычсыз юл белән табулары да... һәм тагын бик күп, бик күп нәрсәләр тора. Уку-укыту эшләре  буенча директор урынбасырының турыдан-туры (уң кулы дип әйтимме) ярдәмчесе ул бүгенге көндә педагог-китапханәче. Күпкырлы белем кирәк китапханәчегә: бала сиңа нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итми, җавапсыз калдыра алмыйсың. Бер-ике тапкыр җавапсыз калдымы укучы, ул бүтән синең яныңа сорау белән килми. Алга таба китапханәләр, мәктәпнең  башлангыч, тугызъеллык яки урта булуына карамастан, мәктәпнең информацион үзәкләренә әйләнәчәк.  Димәк, информацион технологияләрне, төрледән-төрле интернет сервисларны белү, алай гына да түгел, уку-укыту һәм тәрбия эшендә дөрес куллануны өйрәтү дә китапханәче өстенә “төшәчәк”. Ә үзең боларны яхшы белмәсәң, башка педагогларны ничек өйрәтә аласың инде?! Шуңа күрә, заманадан артта калмыйча,  боларның барысын да өйрәнергә кирәк булачак. Китапханәче инде күптән китап биреп утыручы “апа” гына түгел, ул күпкырлы белгеч. Дөрес аңла, Ильяс,  укытучының китапханәче белгән (белергә тиеш булган!) барлык нәрсәләргә төшенергә вакыты юк. Аннан ГИА, ЕГЭ  сорыйлар, олимпиадада җиңүчеләр кирәк, бәйгеләрдә, фәнни-практик конференцияләрдә катнашучыларны әзерлисе, бетмәс-төкәнмәс отчетлар бирәсе, сыйныфы белән эшлисе бар—аның  буш вакыты бик аз. Шуңа күрә, аларның эшен җиңеләйтү максатыннан да   кабул ителәдер бу закон дип уйларга  тулы җирлек бар. Хәер, алга чабып булмый. Яши- яши күрербез...

Февраль аеның матур бер көнендә