Китап. Г.Тукай
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:
Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам
Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым.
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын
Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.
Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмит белән карый башлыйм булачакка.
======================================
И китап! Ш.Бабич
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа
Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.
И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!
Мине баскан "Җәхел” утын су сибеп сүндерсәнә!
Син җуаткыч, син уяткыч, син миңа чып-чын атам,
Булмасын син, мин сине сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб!
Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап.
Җ.Тәрҗеманов
==================================
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен-
Барын да аңлата
Көлдерә җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем, ул - ….Китап.
Башта кәгазь эшләү өчен
Шактый хезмәт сорала,
Әдипләр әсәрне язгач,
Эшләр бераз җайлана.
Ябыштырып, төпләп куйгач,
Тышларга кирәк була.
Исемнәрен язгач кына
Ул битләр китап була.
================================
М.Гафури «Китап һәм балалар».
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.
=================================
Х.Шабанов. «Кадерлә син китапны»
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!
================================
Җ.Тәрҗеманов. "Якын дус"
Кешенең күзен ача
Безнең яраткан китап
Кем күп белергә теләсә -
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында
Укый аны өлкәннәр дә -
Укый аны балалар –
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
======================================
Кави Нәҗми: ''Китап фабрикасында''
Нәни генә булса да,
Син укыган бу китап
Аны эшләп бирүгә
Көч куелган бихисап.
Хәзер инде китапны
Тагын бер-ике тапкыр
Укып чыгарга тиеш
Корректор һәм редактор.
Хәреф җыю цехына
Бирделәр аны шуннан
Син укыган һәр хәреф
Коелган кургашыннан.
Иң элек туры килде
Миңа аны язарга
Шуннан соң тапшырдылар
Рәсемнәрен ясарга.
Күр, ничаклы машина!
Күпме буяу һәм кәгазь!
Ләкин әле болар да
Китап басу өчен аз.
Ал да укы һәм сакла
Һәр китапны кадерләп
Бик күп эшчеләр аны
Сиңа биргән хәзерләп.
======================================