(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел татар теленнән имтихан тапшырган Мөслим кызы Алсу Харисова әнә шулай ди. Бердәм республика имтиханын (БРИ) республикада нибары 9 укучы гына тапшырган. Шуларның өчесе Бөгелмәдә белем алган. Туган телебезгә битараф булмаган бу укучылар кемнәр һәм нинди хыяллар белән яши соң?
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, туган (татар) тел буенча бердәм республика имтиханын вузларга татар теле һәм әдәбияты юнәлешләренә керүчеләр сайлый. Быел БРИны Әгерҗе, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән районнары укучылары тапшырган.
КФУның милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, бу бик аз сан, әмма моннан тыш, уку йорты татар теленнән эчке сынаулар да уздыра.
– Бу хакта «Ачык ишек»ләр көнендә укучыларга хәбәр итәбез. Алар алдан ук вузда татар теле сынавын тапшырып булганын
...
Алга таба укырга »