Төп бит » 2020 » Апрель » 3 » ТАТАР
00:10
ТАТАР

ТАТАР
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, -
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 829 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1