Төп бит » 2015 » Сентябрь » 25 » Таҗи Гыйззәткә – 120 ел
16:28
Таҗи Гыйззәткә – 120 ел

Әгерҗе районының капкасы булган Барҗы-Умга – татар драматургиясенең йөзек кашы, режиссер һәм актер Таҗи ГЫЙЗЗӘТне биргән авыл ул. Кырыкка якын сәхнә әсәре иҗат иткән, татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия “Башмагым“ны язган, бай әдәби мирас калдырган якташ язучыбызның 120 еллык юбилеен 3нче шәһәр мәктәбендә зурлап уздырдылар.

“Уйларым һәм хисләрем халык белән“ дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең бу мәктәптә узуы очраклы түгел. Чөнки әлеге белем йорты Таҗи Гыйззәт исемен йөртә, биредә аның музее эшли, белем йорты ишегалдына якташыбызның һәйкәле куелган. Биредә районыбызның каләм осталары, башка мәктәпләрдән укучылар да еш кунак. Язучының кече улы, профессор Казбек ага да исән чакта Әгерҗегә кайтканда мәктәпкә керми китми иде. Ул музейга әтисенең шәхси әйберләрен фотоаппарат, тартмачыклар, касә бүләк иткән.

Мәктәпнең татар теле укытучылары укучыларда якташыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә зур көч куялар. Укучылар үзләре дә Таҗи Гыйззәт драмаларын сәхнәләштерергә яраталар. Әнә, шәһәр малайлары бөтен татар театрларын гизгән һәм бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган “Чаткылар“ әсәреннән өзек күрсәтәләр. Ә бу әсәр, гомумән, Таҗи Гыйззәтнең тәүге әсәре “Талир тәңкә“нең үзгәртелгән варианты була. Революция алды татар авылы тормышының социаль күренешләрен үзәккә алып, крестьян образларын гәүдәләндергән бу пьесага 30нчы елларда автор яңа образлар, вакыйгалар кертә һәм әсәрнең исемен “Чаткылар“ дип үзгәртә.

“Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсенең каләм осталары да язучыны олы хөрмәт белән искә алдылар.

– Мин кечкенәдән сәхнәдә үстем. Мәдәният бүлегендә эшләгәндә Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик“ музыкаль драмасын сәхнәләштердек. Без әлеге спектакль белән Казанга кадәр бардык һәм анда безгә Халык театры исеме бирелде, – диде Наил ага Нәбиуллин.

– Ә мин Актаныш төбәгеннән булсам да, язмышымны бик күп язучылар биргән Әгерҗе белән бәйләвемә сөенәм. Китапханәдә эшләгәндә Казбек абый белән очрашырга, аның катнашында Таҗи Гыйззәткә багышланган әдәби кичәләр уздырырга туры килде, – диде Рушания Байтимерова.

Берләшмәнең җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова октябрь аенда районыбыз язучыларына беренче тапкыр Таҗи Гыйззәт премиясен тапшыру тантанасы узачагын әйткәч, шагыйрә Әлфирә Низамова:

– Бик күп шәһәрләрдә әдәби кичәләрдә катнашканым бар. Шәйхи Маннур, Риза Шәфи исемендәге премияләрне инде моннан дистә еллар элек тапшыра башлаганнар иде. Ниһаять, бездә дә татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе, якташыбыз Таҗи Гыйззәт премиясен булдыруларына сөенәм, – диде.

Кичәдә укучыларның Таҗи Гыйззәт язган мәхәббәт хатларын укулары, драмаларының ничек язылуы турында сөйләүләре, җыр-биюләре ямь өстенә ямь булды. Шушы мәктәптә белем алган һәм хәзер Мәскәүдә яшәүче Әгерҗе кызы Дилә Мәрданованың “Әдрән диңгез“ җырын башкаруы күңелләрне тетрәндерде.

Кичәне оештыручылар Лилия Зиннәтова һәм Гөлназ Бәдретдинова Таҗи Гыйззәткә иҗат дәрте биреп торган хатыны Мәликәнең дә истәлекләрен укыдылар. “Без һәрвакыт театр белән яшәдек. Артистлар, язучылар җыелышалар да әсәрләрен кычкырып укыйлар, репетиция уздыралар“, дип язып калдырган ул.

Соңыннан кунаклар Таҗи Гыйззәт музеенда булдылар һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

PS. Таҗи Гыйззәткә багышлап сентябрь аенда республикада күп төрле чаралар үткәрелә, аларда сез дә катнаша аласыз.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/5881

Караулар: 567 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1