Төп бит » 2016 » Ноябрь » 21 » "Түз, йөрәк" романы дөнья күрде
20:19
"Түз, йөрәк" романы дөнья күрде

 

   

Авылдашым, укучымның  яңа романы дөнья күрде. Бу романның авторы Имәнкискәдә яшәп иҗат итүче Гүзәл Галләмова. Бу аның зур күләмле икенче романы.

Әлеге повестьта 90 нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә.+

Авыр вакытларда да вөҗданына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла.

Караулар: 1679 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1