Төп бит » 2013 » Сентябрь » 13 » Равил Фәйзуллинга-70 яшь
20:51
Равил Фәйзуллинга-70 яшь
Татар халкы талантларга бай. Г.Тукай, Дәрдмәнд, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Ф.Яруллин кебек шагыйрьләр сафына алтмышынчы елларда Р.Фәйзуллин килде.Балык Бистәсе районы Балтач авылы егете Р.Фәйзуллин яңача уйлануларга нигезләнгән җыйнак, тирән фикерле шигырьләре белән укучыны җәлеп итә белде. 1989нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр "Казан утлары” журналының баш мөхәррире булган Равил ага Фәйзуллинга 70 яшь тулу уңаеннан Имәнкискә урта мәктәбендә «Шигъри тәлгәшләр” дип аталган әдәби кичә узды. Анда шагыйрьнең тәрбияви максатны, уйлау сәләтен үстерүне күздә тотып иҗат иткән күп шигырьләре укучы балалар тарафыннан яңгырады. Уңышлы һәм файдалы бу кичәдә авыл җирлеге узидарә башлыгы Шакиров Мөхәммәтҗан Мөхәммәтәмин улы да катнашты.Тәрбия чарасын татар теле укытучысы Җиһаншина Гүзәл һәм китапханәче Гаянова Кәүсәрияләр уздырды

Караулар: 624 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1