Төп бит » 2017 » Март » 21 » Гүзәл Галләмова белән очрашу
21:05
Гүзәл Галләмова белән очрашу

          

Бүген, 21 март көнне, мәктәпнең актлар залында, инде танылып өлгергән язучы, прозаик, публицист Гүзәл Галләмова белән очрашу узды. Кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган күпсанлы китап укучылар җыелды. Өч сәгатькә сузылган “Ямьлисе иде тормышны” дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Авылдашлар Гүзәлне сораулар белән күмделәр. Кичә бик матур итеп әсәрдән өзекләр, музыка, видеокадрлар белән үрелеп барды.Соңгы елларда иҗат ителеп, республикабыз вакытлы матбугатында басылып, яратып укылган публицистик материалларда хәзерге авыл тормышы, тәрбия мәсьәләләре, язучының эчке кичерешләре гади укучыга аңлаешлы, үтемле, йөгерек телдә бирелгән.

Әле күптән түгел генә басылып чыккан “Түз, йөрәк” әсәрен дә укучы бик яратып кабул итте.

Әлеге повестьта 90 нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә.

Авыр вакытларда да вөҗданына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла.

Кичә ахырында очрашуга килгән авылдашлар автор кулы куелган китаплар алдылар, аның белән бергәләшеп фоторәсемгә төштеләр. Кичәдә катнашучылар бысы да үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр.

Караулар: 1550 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1