Төп бит » 2015 » Сентябрь » 25 » Филармония Рөстәм Яхин фестивале оештыра
16:24
Филармония Рөстәм Яхин фестивале оештыра

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенең 78нче сезоны ачыла. Шушы уңайдан филармония сәхнәсендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерт тәкъдим итәчәк.

Филармониянең яңа сезоны шактый кызыклы һәм эчтәлекле булырга охшап тора. Быел биредә беренче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале оештырылачак. Фестивальне 1 ноябрьдә СССРның халык артисткасы, романслар остасы Нани Бригвадзе концерты ача, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

2 ноябрьдә фестиваль эстафетасын пианист, Россиянең атказанган артисты Александр Гиндин кабул итә. Әлегә өч көнгә генә тәгаенләнгән фестиваль Яхин романсларыннан һәм җырларыннан төзелгән Гала-концерт белән ябыла. Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның популяр сәнгать осталары катнаша. Гала-концертның режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Әлеге фестиваль ел саен уздырылыр һәм халыкара масштаб алыр дигән өмет тә бар.

«Традиция буенча ел да декабрь аенда узучы «Филармониада»ның быел сигезенчесе булачак. Фестиваль кунаклары – халыкара конкурслар лауреаты Ольга Пудова һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары дәүләт оркестры, Саха-Якутия Республикасының «Виртуозы Якутии» скрипкачылар дәүләт оркестры , «Московская оперетта», «Новая опера», «На Басманной» театрлары артистлары, Александр Ф. Скляр һәм «ТРОМБОН-ШОУ», Гедеминас Таранданың Рус империя балеты, Илья Резник, Даниил Спиваковский, «Русская рапсодия» халык уен кораллары ансамбле, «Нуар» кыллы квартет һәм «Quintenza» төркеме, «Jordan's Drive» төркеме, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Казан» бию ансамбле, УМСО симфоник оркестры. Фестиваль кунакларының быел Чаллы тамашачысы алдында да чыгыш ясавы күздә тотыла», - ди филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

19-21 октябрьдә джаз сөючеләрне II Халыкара «Джазлы Казан» фестивале көтә. Санкт-Петербургтан Давид Голощёкин һәм аның ансамбле, Уилл Салден җитәкчелегендәге Гленн Миллер Европа джаз оркестры, американың атаклы гитарачысы Стэнли Джордан, джаз җырчысы Лори Уильямс, филармония джаз- оркестры – фестивальнең эчтәлеген әлеге кунаклар язачак.

Филармониядә яңа сезонга тәгаенләнгән 11 абонемент кысаларында төрле жанрдагы җиде дистәгә якын концерт һәм кичәләр кергән. Моннан тыш филармония солистларының һәм коллективларының якын һәм ерак чит илләргә, Россия төбәкләренә күпсанлы гастрольләре планлаштырылган.

24 сентябрьдә сезоннны ачык дип игълан итәчәк концерт Д.Шостакович, А.Сальери, Р.Розауро, А.Пьяцолла, М.Магомаев, И.Дунаевский, Ж.Массне, С.Лукин, Г.Ильясов, Р.Ахиярова, В.Гридин һәм башка бик күп танылган композиторларның әсәрләреннән төзелгән.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/5878

Караулар: 599 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1