Төп бит » 2016 » Ноябрь » 3 » БУ сайтым Иң югары бүләккә ия!
15:28
БУ сайтым Иң югары бүләккә ия!

Кичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.

Тантана узган елларга күзәтү белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына экранда иң беренче бәйгедән башлап сакланып килгән тарихи фотолар күрсәтелде. 

Иң беренче булып финал турына узган, әмма призлы урынга аз гына күтәрелеп җитә алмаган дипломантларны бүләкләү оештырылды. 8 номинациядә барлык дипломантлар саны - 23 проект җыелган иде. Әлеге проектларның, тырышлык куеп, киләсе елда җиңүчеләр исемлегенә керүе ихтималы зур булуы билгеләп үтелде.

Аннары бер-бер артлы 8 номинациядә II һәм III урын алган сайтларның авторлары сәхнәгә чакырылдылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Алсу Шәрипова, Мәдәният министрлыгыннан Рәшит Фәтхуллин, "Болгар" фонды һәм Татар конгрессының Казан бүлекчәсе исеменнән Фәрит Мифтахов, жюри әгъзалары бүләкләделәр.

Иң төп бүләкләрне - "Белем җәүһәре" (I урын) һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исемнәрен тапшырырга сәхнәгә кунакларны кабул итеп алган Г.Камал исемендге Татар дәүләт Академия театрының директоры, Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы рәисе Илфир Якупов та чыкты.

Беренче урын алырлык сайт ясаучылар тантанадан смартфоннар, ә гран-при ияләре - ноутбуклар белән кайтып киттеләр.

http://konkurs.belem.ru/node/540

Өстәмәләр: Рәсем 1 · Рәсем 2 · Рәсем 3
Караулар: 702 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1