Төп бит » 2017 » Март » 21

          

Бүген, 21 март көнне, мәктәпнең актлар залында, инде танылып өлгергән язучы, прозаик, публицист Гүзәл Галләмова белән очрашу узды. Кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган күпсанлы китап укучылар җыелды. Өч сәгатькә сузылган “Ямьлисе иде тормышны” дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Авылдашлар Гүзәлне сораулар белән күмделәр. Кичә бик матур итеп әсәрдән өзекләр, музыка, видеокадрлар белән үрелеп барды.Соңгы елларда иҗат ителеп, республикабыз вакытлы матбугатында басылып, яратып укылган публицистик материалларда хәзерге авыл тормышы, тәрбия мәсьәләләре, язучының эчке кичерешләре гади укучыга аңлаешлы, ү ... Алга таба укырга »

Караулар: 1556 | Өстәде: angel | Дата: 21.03.2017