Төп бит » 2016 » Ноябрь » 03

Кичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләрг ... Алга таба укырга »

Караулар: 703 | Өстәде: angel | Дата: 03.11.2016