Төп бит » 2016 » Август » 28

3 августта Саба төбәгендә татар совет язучысы Мәгъсум Хуҗинга зиярәт кылу йоласы булып узды. Үткән елда аның тууына 80 ел булган иде. Шул уңайдан районның үзәк китапханәсендә “Мәгъсүм Хуҗин” дигән китап (төзүчесе –  язучы Ләбиб Лерон) тәкъдим ителде.

Шул ук көнне Юлбат авылы мәдәният йортында Мәгъсум Хуҗинның якташлары белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Газинур Морат, язучы Камил Кәримов, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шулай ук филология фәннәре кандидаты Гүзәл Насыйбуллова катнашты.

Казан кунакларын Саба районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Таһир Шәрәфиев һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин каршы алды. 

 

Караулар: 548 | Өстәде: angel | Дата: 28.08.2016