Төп бит » 2016 » Август » 25

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. Бу хакта 23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә мәгълүм булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.

“Республиканың иң әйбәт татар теле һәм әдәбияты, татар этномәдәни мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең якшәмбе мәктәпләре укытучыларының киләчәктә конкурсларда катнашу мөмкинчелеген тәэмин итеп, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы” турында игълан итәбез һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз”, - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Соңрак “Татар- ... Алга таба укырга »

Караулар: 665 | Өстәде: angel | Дата: 25.08.2016