Төп бит » 2016 » Август » 12

2016 нчы елның 12 нче августында Лаеш шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды. “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” секциясе эшендә муниципаль мәгариф идарәләренең (бүлекчәренең) милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнашты. Секция эшендә катнашучылар Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе, Имәнкискә гомуми белем бирү мәктәбе, Пәрәү гомуми белем бирү мәктәбе, “Бәхетле бәләкәч”, “Радуга”, “Березка” педагогик коллективларының милли мәгариф өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Киңәшмә кысаларында конструктив дискуссияләр, педагогик уңышлар күргәзмәсе, мастер-класслар оештырылды, татар мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар анализланды, 2015-2016 нч ... Алга таба укырга »

Караулар: 774 | Өстәде: angel | Дата: 12.08.2016