Төп бит » 2015 » Февраль » 11

Татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына - 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан 13 февраль кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур.,14) кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

< ... Алга таба укырга »
Караулар: 571 | Өстәде: angel | Дата: 11.02.2015