Төп бит » 2012 » Май » 13
Сабантуйлар җитсә (Әнвәр Шәрипов)
Чыганак: Шәрәфетдинов, Д.Р. Сабан туе = Сабантуй : фәнни-популяр очерк / Д.Р. Шәрәфетдинов.- Казан : "Гасырлар авазы " журн.редакциясе, 1997.- 311 б. - татар һәм рус телләрендә

Сабантуйлар җитсә, күңелләрем
Яшел аланнарга ашкына.
Язгы чәчәкләрнең хуш исләрен
Иснәп туя алмыйм һич кенә.

Сабантуйлар җитсә, күңелләргә
Шатлык хисе, җыр һәм моң тула.
Түзә алмый йөрәк читлегендә,
Ерак-еракларга омтыла.

Сабантуйлар җитсә, яшьлек хисе
Үтеп керә барлык йортларга.
Көрәш дәрте белән яна башлый
Җитмеш-сиксән яшьлек картлар да.

Сабантуйлар җитсә, горурланам,
Чиксез көчен күреп халкымның,
Илтер халкым ерак гасырларга
Сабантуйлар биргән ялкынын.

Караулар: 647 | Өстәде: angel | Дата: 13.05.2012

Сабантуйлар да килеп җитте!
Караулар: 549 | Өстәде: angel | Дата: 13.05.2012