Главная » 2014 » Гыйнвар » 9 » Укытучы укучыдан көчсез була алмый (Сораштыру)
14:18
Укытучы укучыдан көчсез була алмый (Сораштыру)
06.01.2014 Мәгариф

2015 елның 1 гыйнварыннан укытучылар өчен махсус стандарт гамәлгә керергә мөмкин. Ике ел дәвамында әзерләнгән документ турында әлегә фикер алышу бара. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, әлеге үзгәрешләр бүгенге җәмгыять куйган таләпләргә җавап бирә. Аны министрлыкның иң мөһим проектларыннан берсе дип саныйлар.

Замана укытучысына бер чит телне булса да үзләштерү бурычы куела. Укытучы барлык балалар белән дә эшли белергә тиеш. Укучыларның да төрлесе була: сәләтлесе, рус телен начар белгәне, тәрбия ягы авыр булганы, авыру балалар... Билгеле булганча, соңгы вакытта мәктәп­ләрдә инклюзив белем бирү, ягъни сәламәт укучылар белән авыру балаларны бер сыйныфта укыту алымы гамәлгә кертелде. Компьютер ярдәмендә видеопрезентация, конференцияләр, скайп аша дәресләр үткәрү исә укытучыларга әллә ни авырлык тудырмас кебек. Кыскасы, бер сыйныфта физик мөмкинлекләре чикле, рус телен белмәгән, бик сәләтле бала булганда да педагог аларга сыйфатлы белем бирә алырга тиеш булачак. Белгечләр исә моны барлык укытучылар­ның да булдыра алачагына шик­ләнә. Шуңа күрә бүген ул та­ләпләргә җавап бирердәй укытучылар әзерләү беренче мәсьәлә булып тора. Ә менә иске программалар буенча белем бирүче вуз мөгал­лим­нәренең ничек үз­гәрәчәге билгеле түгел.

"Иҗади эшләүче укытучылар моңа кадәр дә тиешле таләпләргә җавап бирә иде, хәзер дә шулай. Әмма барлык мәктәп­ләрдә укытучыларга бертөрле таләпләр кую дөрес түгел. Стандарт турында фикер алышуда без дә катнаштык. Анда чит телне тулысынча белү турында сүз бармый. Белеме билгеле бер дәрә­җәдә булса да ярый. Безнең мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук инглиз теле укытыла. Ни өчен Америка мәктәп­ләрендә рус теле укытылмый? Сәләтле математика укытучысы өчен чит тел мәҗбүри түгел. Стандартның нияте изге кебек, ләкин тормышка ашачагына ыша­нып бетмим”, – ди Казан (Идел буе) федераль универси­тетының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗи­әхмәтов.

Махсус стандартны укытучыларны мәктәпкә эшкә алганда, аларның эшен бәялә­гән­дә, аттес­тация үткәндә кулланачаклар. Укытучылар сә­ләтле укучыларны ни дәрәҗәдә әзерләвен бәйге җиңүчеләренең саныннан белеп булачак. Ә авыру балаларның динамик үсешенә карап алга китешне ачыклап булачак. Стандарт булдыру укытучыларның мәктәптән китүенә китермәсме?

Әтнә районы Комыргуҗа мәк­тәбе укытучысы Фәридә Ша­һиева:


– Укытучы һәрьяктан белемле булырга тиеш. Бәлкем, чит тел кирәкмидер дә, әмма башка таләпләр белән килешәм. Балалар хәзер алга киткән, аларның күп беләсе килә. 40-50 яшьлек укытучыларга чит телне өйрәнү җиңел булмаячак. Таләп булса, өйрәнә алырмын дип уйлыйм.

Казанның 18 нче гимназия укытучысы Раушания Вафина:


– Башта компьютерны өйрә­нү күпләргә авыр булган иде, укытучылар аны үзләштерде. Чит тел буенча да шулай булыр дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфта барлык фәннәрне дә бер укытучы укытса, балаларга кызык булмаячак. Йөз булмаса да, укытучы­ларның сиксән проценты берәр чит телне өйрәнә алачак.

Апас районы Тутай мәк­тәбе укытучысы Рузилә Рәх­мә­тул­лина:


– Безнең мәктәптә нибары бер укучы гына белем ала. Укучыга стандартлар булгач, укытучыныкы да булу зарур. Укыту­чы чит телне белергә тиеш. Мин инглиз телен үзлегемнән өйрәнә башладым инде. Инглиз теле укытучысыннан дәресләр алам.

Бөгелмә шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова:

– Стандарт – замана таләбе. Элек укытучы мәгълүмат туплап дәрес әзерләсә, хәзер дирижер сыйфатын үти. Кайбер балалар укытучыдан да күбрәк белә, кирәкле мәгълүматны Интернеттан туплый. Замана укытучысы балалар белән бергәләп өйрә­нергә, аларның белгәне белән кызыксынырга тиеш. Укытучы укучыдан көчсез була алмый. Чит телне үзләштерү генә кайберәү­ләргә кыен булыр дип уйлыйм.  





Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 227 | 31.12.2013

Просмотров: 399 | Добавил: angel | Рейтинг: 0.0/0