Главная » 2012 » Март » 31 » Тукай турында яңа китап: шагыйрь тормышына яңа караш
22:47
Тукай турында яңа китап: шагыйрь тормышына яңа караш
"Китап Тукай турында төрле мәгълүматка бай"
Чит ил галимнәре фәнни хезмәтләрендә вак әйбергә зур игътибар бирә. Бу китап та төрле мәгълүматка бай. Мәсәлән, Тукай ничә сум гонорар алган, "Болгар номерлары”нда яшәгәне өчен күпме түләгән, Питербурга нинди максат белән барган һәм башкалар. Вак детальләр аша алар зур проблемны хәл итәргә тырышалар. Ә бездә иҗтимагый, сәяси фармацияләрне барлыйлар, романтик реализммы бу, әллә социалистик реализммы бу дип зурдан кубалар. Ә Михаэль Фридерих конкрет сораулар куа һәм аларга җавап эзли, ниндидер конкрет формуланы чишкән кебек эзлекле итеп, кызык яза.​​ ​
​​Әлбәттә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә тел-теш тидерүне олы буын әдәбиятчылары авыр кичерә, "ни генә булмасын, аларга тияргә ярамый” дип фикер йөртәләр. Бәлки, бу дөрестер дә, чөнки татарда символлар күп түгел. Без бар нәрсәне дә фаш итсәк, безнең бернәрсәбез дә калмаячак дип саныйлар. Ләкин читкә чыгармасак та, үзебез өчен барсын да белеп тору файдалы дип уйлыйм. Без кем булганыбызны аңлар өчен бар яклап та тикшерергә, өйрәнергә, язарга тиешбез.
Төрле карашларның яшәргә хокукы бар. Әйе, монда Тукайның Мәкәрҗә ярминкәсендә марҗалар белән аралашуы да язылган, башкасы да бар, ләкин китапны укыганнан соң, Тукайның дәрәҗәсе төште дип санамыйм”, диде Азат Ахунов.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
 Азатлык № | 10.01.2012



Просмотров: 749 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1