Главная » 2012 » Апрель » 2 » Мин кулыма китап алам...
23:00
Мин кулыма китап алам...


Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар булып чыга инде. Әлбәттә, укымышлылар үзләренә кирәк китапларны үзләре дә күчереп алганнардыр. Анысына гына башлары җиткәндер, мөгаен.
Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Безнекеләрнең шулай арттырыбрак җибәрә торган гадәтләре бар инде. Хәзер әнә, татарчаларын да онытып, урысчага гына күчеп барулары.
Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез. Якын тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез. Монысы да халкыбызның игелекле гамәлләреннән саналырга тиеш.
Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән. Шуңа күрә дә без Китап Галиҗәнабләренә чиксез рәхмәтле.

***
Китап әле без үскәндә дә изге саналды. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөнья күрмәгән, әмма ул дөньяны бик тә күрәсе килгән авыл малайлары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң иде. Әлбәттә инде, дөньядагы бөтен китапларны да укып бетерә алмаганбыздыр. Шулай да авыл китапханәсенә кайткан бер генә китап та безнең игътибардан читтә калмагандыр. Ул китаплар, билгеле, санаулы гына. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Дөресрәге, китапны без су урынына эчтек. Алар арасында русчасы да, татарчасы да, башкортчасы да, романнары да, шигыре дә, фәнни-популярлары да, медицинага, авыл хуҗалыгына, политэкономиягә караганнары да җитәрлек була торган иде. Ә безгә китап кына булсын! Хәзер булса, мин аларның күбесен кирәксенмәс идем, кулыма да алып карамас идем. Ул вакытта китап җене кагылган малайларга сусынны басар өчен кайсы да ярагандыр, күрәсең.
Әле дә хәтеремдә, минем әткәй күрше Аккүз авылына йөреп эшли иде. Кайчагында мин дә ияреп барам. Ул колхоз идарәсендә - баш бухгалтер. Янәшәдә генә - авыл клубы. Бер мәлне шунда төртенеп йөргәндә бер төргәк китапка тап булдым. Списать ителгән, ташларга әзерләп куелган иске китаплар. Мин шуларны өйгә алып кайттым. Аларның күбесе балалар өчен иде. Арада икесе аеруча исемдә калган. Беренчесе – А. Гайдарның "Кайнар таш” исемле хикәяләр җыентыгы, икенчесе – С. Ковпакның "Путивльдән Карпатка кадәр” дигән партизаннар турындагы китабы. Икесе дә - татарча. Икесе дә таушалып, тузып беткән. "Путивльдән Карпатка кадәр” дигәненең соңгы битләре, гомумән, юкка чыккан. Шуңа күрә мин ул китапның ничек тәмамланганын тәки белә алмадым. Гомер буена сер булып калды. Шәхси китапханәм дә әлеге китаплардан башланды. Миңа чын-чынлап китап чире йокты. Шуңа күрәдер дә, бәлки, мин сигезенчене тәмамлагач та берничә ай авыл китапханәсендә эшләп алдым. Аннары ул эшне әнкәй дәвам итте. Минем өчен өй – китапханәгә, китапханә өйгә әйләнде. Ул чактагы китапларның тышлыкларына кадәр әле дә күз алдымда. Алар минем күңелемә онытылмаслык булып сеңеп калганнар. Китаплар өйдә дә җитәрлек иде. Шуларның икесе гел күз алдында булды. Аларның берсе - кирпеч калынлыгы "КПСС тарихы”. Анысы - Әнкәйнеке. Икенчесе – Нәкый Исәнбәтнең "Мәкальләр” өчтомлыгының өченче китабы. Анысы – минеке. Яңа китап булмаганда, ни өчендер, гел шул калын китапны актарып утыра идем. Эче тулы – энҗе-мәрҗән. Күпме укысаң да туйдырмый, укыган саен укыйсы гына килеп тора. Шунысын да әйтим, ул китап әле булса минем китапханәмдә саклана. Мин аны әле булса, нәкъ малай чактагы кебек, актарып-актарып карыйм. Хәзер инде яңа китап булмаганнан түгел, ә эш өчен, иҗат өчен кирәге чыкканда. Яшермим, кирәк чаклары еш була. Шунысы гаҗәп, тик торганнан да кулыма килеп эләгә ул. Ә өчтомлыкның теге калган беренче ике томын күпме эзләсәм дә, ни кызганыч, әлегә кадәр таба алганым юк.
Әлегә кадәр мин китап күрсәм, тыныч кына кала алмыйм. Аны тотып карыйсы, актарып карыйсы, тизрәк укып чыгасы килә. Иң элек аның тышлыгына игътибар итәсең, төпләнешен тикшерәсең, кәгазенең сыйфатына, форматына, бизәлешенә дә битараф калмыйсың. Ни өчен дисәң, китап бит ул иң элек – сәнгать әсәре. Аны бик күп кешеләр иҗат итә: автор үзе, рәссам, техник редактор, полиграфистлар… Ә инде китап сайлауга килгәндә, анысы – зәвык эше. Кем нинди китап ярата? Кемгә нинди язучы яисә шагыйрь охшый? Эш өчен кирәкме ул, күңел өченме, әллә вакыт уздырыргамы?

***
Торгынлык елларында китапка кытлык иде. Кибетләрдән әйбәт китапны болай гына сатып алу мөмкин эш түгел иде. Югыйсә, чыккан китапларның тиражлары ул чакларда, гадәттә, 100меңгә-500меңгә, хәтта 1миллионга җитте. Әмма барыбер халыкны китап белән тулысынча тәэмин итә алмадылар. СССР халкы иң күп укучы саналды. Монда, әлбәттә, хаклык та бар иде. Телевидениенең күрсәтә генә башлаган чагы. Рәсми газета-журналлар совет идеологиясе белән шыплап тутырылган. Шуңа күрә дә халык классиканы укый, ул замандагы язучы-шагыйрләрнең дә популяр чагы. Хөр сүзгә сусаган әдәбият сөючеләр алар язган һәрбер китапы, күңелләренә тәңгәл китерлек рухи азык эзләп, ябырылып укый. Ягни мәсәлән, язучы-шагыйрләр дә, китап та модада иде ул елларда. Моданың аның һәм уңай, һәм тискәре яклары да була. Мода булгач, китапны да иң элек урындагы түрәләр, акчалы сәүдә хезмәткәрләре һәм алар кебек башка шундый "блатной”лар эләктерә иде. Безнең кебек ярлы-ябагай иҗат кешеләренә, әлеге кебек үк, тегеләрдән калса гына. Кеше куян куа…дигән шикелле, кеше китап җыя дип бөтен кеше дә китап алырга тырыша иде. Укыймы ул китапны, юкмы – барыбер. Әйбәт китапмы ул, түгелме – барыбер. Иң мөһиме – фатирны китап бизәп торырга тиеш. Матур итеп бизәлеп чыккан күптомлы китаплар яисә подписной басмалар булса, бигрәк тә яхшы. Кыскасы, күршеләрең, хезмәттәшләрең алдында мактанырлык булсын! Кайчакларда көлкерәк форма алгаласа да, китапка булган мода ул кадәр начар күренеш түгел иде, минемчә. Шул ук чорда хрустальләргә, затлы паласларга, алтын балдак-алкаларга да мода кергән иде. Бүген инде машиналарга, бигрәк тә иномаркаларга, кыйммәтле туннарга, евроремонтларга, коттеджларга мода китте. Китапка мода яңадан әйләнеп кайтыр микән? Мәһдиев әйтмешли, вряд ли!.. Бер күзәтүемне җиткерәсем килә. Мин еш кына дус-ишләрдә, таныш-белешләрдә булыштырам, командировкалар вакытында бөтенләй таныш булмаган милләттәшләрнең өйләрендә булырга туры килгәли. Аларның күбесе элек эш тоткан, шактый югары урыннар биләгән, әле дә төшеп калганнардан түгел. Араларында зыялылар, укымышлылар, алдынгы карашлылар да еш очрый. Керү белән игътибар итәсең: китаплы гаилә. Ныклабрак карыйсың: китапларның барысы да теге елларныкы. Китап дефицит чакта "блат” белән алынган китаплар. Барысы да моннан 20-25 еллар элек басылып чыкканнар. Бер генә яңа китап та юк. Мода бетү белән китап алу да тукталган, китапка ихтыяҗ беткән… Бу әле беркем дә китап укымый дигән сүз түгел, билгеле. Укыйлар! Әмма китап уку хәзер инде массовый күренеш түгел. Китап сөючеләр генә, әдәбиятка мәхәббәте булган кешеләр генә укый. Хәер, заман үзгәрү белән китап сөючеләрнең дә зәвыклары үзгәрә, укыла торган язучылар да алышынып тора. Хәзер Рәсәйдә Владимир Сорокин, Харуки Мураками, Умберто Эко шикеллерәк язучылар модада…

***
Яшьрәк чакта минем дә күп вакытым китап кибетләреннән, китап базарларыннан үземә кирәк китапларны эзләп үтте. Аның беренче юлы – китап кибетендәге сатучылар белән әйбәт мөнәсәбәт урнаштыру. Югары Яркәйдәге кибеттә эшләүче апалар белән мин уртак телне тиз таптым. Шуңа күрә район газетасында эшләгәндә дә, студент чакта да каникулларга кайткан саен ни дә булса эләкми калмады. Әлбәттә, райком кешеләреннән арткан очракта. Илештән мин Казанга бер чемодан китап төяп киткән идем. Рәсүл Гамзатовның Яркәй кибетеннән алган кара тышлы өчтомлыгы әле дә иң яратып укыган китапларымның берсе. 1966 елда Мәскәүдә чыккан кызгылт тышлы "Татарча-русча сүзлек”нең дә эш өстәлемнән төшкәне юк. Берәр сүз кирәк булса, тотам да шуны актарып карыйм. Минем өчен иң абруйлы сүзлек! Ул да – Югары Яркәй истәлеге. Җәйге каникулларда тулай торак бүлмәләрен бушатып тормалы иде. Мин бүлмәдән-подвалга, подвалдан бүлмәгә капчык-капчык китап ташыдым. Берсендә җыештыручы апаның әйтеп калганы әле дә истә: "И балам, бер капчык китап урынына бер капчык бәрәңге ташысаң, тамагың тук булыр иде”, - диде ул мине кызганып. Тамак дигәннән, хәзер инде әйтсәң дә була, тамак ач вакытларда кайбер китапларны, бик кызганыч булса да, сатып җибәргән очраклар да булмады түгел.
Фатирымда китаплар артканнан-арта барды. Мин инде фатирдан-фатирга китап ташый башладым. Күченгәндә ярдәм итәргә килгән иптәшләр миңа аптырап та, кызганып та карыйлар. Ни өчен дисәң, ул китаплар шул кадәр күп, хәтта бер бүлмәле фатирдан икелесенә күченгәндә китапларымның шактые сыймыйча артып та калды. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, ул китапларның һәрберсе минем өчен бик тә кадерле. Беренчедән, аларның күбесен минем яраткан язучыларым, шагыйрьләрем язган. Икенчедән, мин аларның күбесен төрле юллар белән, авырлыклар белән таптым. Кайсысын районнарга командировкага баргач эләктерәм, кайберләрен таныш кибетчеләрдән теләнеп алам, икенчеләрен Мәскәүдәге язучыларга дигән махсус китап кибетеннән төяп кайтам. Чиратларда этелә-төртелә сәгатьләр буе торган чаклар да еш була. Шактый гына китаплар һәм "китап чире” Рәдиф Гаташтан да күчте. Менә ул китапның кадерен белә ичмасам! Бик күп затлы китапларны күрергә була иде аның китап киштәләрендә. Күпме генә кадерле булмасын, шәхси китапханәдәге китаплар барыбер алышынып, үзгәреп, яңарып тора. Кайберләрен кирәксенми башлыйсың, кайберсенең яңарак, әйбәтрәк басмасын очратасың, аннары, күпме генә җыйсаң да, бөтен китапны да фатирыңа сыйдырып бетерә алмыйсың…Үзеннән артканнарын Гаташ та миңа йә бүләк итә, йә арзанрак бәягә биреп җибәрә, әмма ул бервакытта да китапларын очраклы кешеләргә таратмый. Гадәттә, китапка тартылган, белемгә сусаган яшь каләмдәшләренә өләшә. Дөнья әдәбиятын аннан да яхшырак белүче тагын берәрсе бар микән? Булса да бармак белән генә санарлыктыр. Яхшы китапны начарыннан, яхшы язучыларны халтурадан аера белергә мине ул өйрәтте. Чыннан да, китаплар меңләгән, ә сәгатләр, минутлар санаулы гына. Ул кадәр китапны бик теләсәң дә укып бетереп булмас иде. Ә Гаташ – эрудит, библиофил. Кайсы нәшриятта нинди яңа китап чыкканын, кайсы кибеткә кайтканын да аның аша белә идек. Без әле яңа китабы чыккан берәп чит ил язучысын яисә шагыйрен ишетеп тә белмибез, ә ул инде аны укыган, иҗатын өйрәнгән, ниндирәк әдип икәнен безгә дә түкми-чәчми сөйләтеп бирә. "Ну наданнар да инде сез!” – дип чеметеп алырга да онытмый. Ә ул китапның бәясен дә, кадерен дә белә, үзенә кирәк китапны таба да белә. Районнарда аның үз "агентлары” бар. Алар белән гел хәбәрләшеп тора, "Книжное обозрение” атналык газетасында үзе көткән яңа китап турында хәбәр булу белән таныш-белешләренә шалтырата башлый. Араларында безнең уртак дусларыбыз да җитәрлек. Ә районнар белән эш итү, чыннан да, отышлырак. Анда без эзләгән кайбер китапларның кадерен белеп бетермиләр, дөресрәге, ишетеп тә белмиләр. Шуңа күрә районнардагы китап кибетләрендә Казанда төшкә дә кермәгән әллә нинди затлы китаплар очратырга мөмкин иде. Мәсәлән, студент вакытта ук Апас районында концерт куеп йөргәндә китап кибетендә очраклы рәвештә легендар полководец Г. К. Жуковның бөтен илдә ажиотаж тудырган "Воспоминания”ләренә тап булдым. Үзем дулкынлана-дулкынлана, каушый-каушый акчамны саныйм, үзем сатучыга карыйм, "кире уйламаса ярар иде” дип борчылам. Әмма сатучының исе дә китмәде. Димәк, белмиләр, сорап килүче булмаган, райкомнан да әйтеп куючы булмаган. Ә миңа шул гына кирәк! Соңыннан әлеге китапны бөтен тулай торак чиратлашып укып чыкты. Минем исә китап өлкәсендә белгеч буларак даным таралды. Бүздәктә, аннары Чишмәдә эшләгән Зөфәр абый Хәмидуллин да мин эзләгән китапларны алып җибәргәли торган иде. Ни дисәң дә, "Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе бит! Район җирендә сүзе үтә торган кеше. Илештә яшәүче шагыйрь дустым Ринат Хәйри дә берзаман китап белән "чирләп” алды. Мин Казаннан нинди китаплар чыкканын җиткереп торам, ул исә китап кибетенә чаба. Мөзәянә апа - безнең дус. Райкомга сиздерми генә аңа да өлеш чыгара, Гаташ белән безгә дә тамгалый. Әмма Ринатның китап белән мавыгуы озакка бармады. Гел ялынып йөрисе килмәдеме, әллә инде үзенең кызыксынуы беттеме, һәрхәлдә, безгә Илештән китаплар килми башлады.

***
Китапка кытлык заманнарда юньлерәк китапны берюлы берничә данә ала торган гадәтем бар иде. Чөнки Гаташка әйтсәң, һичшиксез: ”Миңа да алдыңмы?” – дип сораячак. Шул гадәтем аркасында бер тапкыр яна да язып калдым. Мәгълүм органнарга чакыртып, профилактика чаралары уздырдылар. Бардым. Тегене-моны сораштыралар, каяндыр Олжас Сөләйманов исеме килеп чыкты. "Аның китапларын укыганың бармы?” – диләр. Яңа китабын да искә алалар. Каян алганымны төпченәләр. Кыскасы, сәгатьтән артык тинтерәттеләр дә чыгарып җибәрделәр. Сәбәбе соңыннан гына башыма барып җитте. Олжас Сөләймановның "Аз и Я” дигән шау-шулы китабы чыккан чак иде. Аның турында үзәк газеталар шаулый, СССР Фәннәр Академиясе җыелышлар уздыра, КПСС Үзәк Комитетының карарлары чыга. Зыялыларның телендә шул китап кына. Аны инде кемнәрдер укыган, әмма китабын күрүче юк. Чөнки ул Мәскәүдә түгел, Алма-Атада чыккан. Безнең хыял – шул китапны тотып булса да карау. Сатып алу турында уйлыйсы да юк. Тик ни хикмәт, бер дә уйламаганда Казанның Киров урамындагы "Букинист” кибетендә мин әлеге "Аз и Я” китабына тап булдым. Күзгә күренәме дип торам. Каян килеп эләккәндер ул Казанга, белмим. Ничек кенә булмасын, кибеттәге алты данә әлеге тыелган китапны алып кайтып дус-ишләргә, таныш-белешләргә тараттым. Университетта лекцияләр укыган укытучым, профессор Миркасыйм ага Госманов та бик сорап, кызыксынып йөри иде, аңа да биргәнем истә. Соңыннан "тагын юкмы?” дип сорап килүчеләр дә күп булды. Кыскасы, китап белән кызыксынучылар арасында минем абруй шактый артты. Тик кайсыдыр көне-сәгате белән кирәк җиргә җиткергән бит, каһәр! Күп еллар узгач, шушы хакта Олжасның үзенә дә сөйләдем. Көлде генә. "Ул китап аркасында синең белән миңа гына түгел, бик күпләргә эләкте. Мәскәүдә аның әле һаман да басылып чыкканы юк,” - диде ул минем иңнәремнән кагып. Ачуланма инде, янәсе. Нишләп ачуланыйм ди, киресенчә, горурланам гына.

***
Илештәге район балалар китапханәсендә менә ничә еллар инде "Роберт” исемле бер кызыклы клуб эшли. Китапханә кызлары белән мин бик тиз дуслашып киттем. Алар үз эшләрен яратып эшләүче, фидакарь җанлы кешеләр. Мин аларда еш булам: бергәләп очрашулар уздырабыз, китап укучылар конференцияләре оештырабыз. Кайткан саен мин аларга татарча яңа китаплар алып кайтам. Алар, Атнабайчарак итеп әйтсәк, "и мактыйлар мине, и зурлыйлар”. Миннән дә шәп кеше юк икән бу дөньяда! Мин инде, билгеле, эреп китәм, күңелләр йомшара. Якташларыма тагын да ниндидер яхшылыклар эшлисе килә башлый. Кыскасы, кызлар мине шул дәрәҗәгә җиткерделәр ки, мин үземнең гомер буе бөртекләп җыйган шәхси китапханәмне якташларыма бүләк итәргә булдым. Дөресен әйтим, башта бик кызганыч иде, җанымнан өзеп алган шикелле булды. Җәмәгатем исә шунда ук ризалашты, хәтта җиңел сулап та куйды бугай әле. "Ниһаять, котылабыз икән бу китаплардан” диюе булгандыр, ахры. Мин аны бик тә аңлыйм. Китап тузанын минем кебек үк күп йотты инде ул. Түзгәненә рәхмәт! Ә 8 меңгә якын китапны өч "ГАЗель” машинасы белән алып кайттым мин Казаннан. Кызлар ел буе диярлек картотека төзеп интектеләр. Китапларның бер өлеше авыл китапханәләренә бүлеп бирелде. Күбесе – татарча китаплар, башкортчалары да җитәрлек. Рус телендәгеләрен әйткән дә юк. Барысы да - кыйммәтле, файдалы, кирәкле. Һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела. Дөньяга карашымны формалаштырган, белемемне арттырган, күңелемне баеткан, яшәргә ярдәм иткән китаплар бит алар. Шуңа күрә дә аларны минем якташларым да яратып укыйлардыр дип өметләнәм.
Әлеге китаплар арасында култамгалы, ягъни автографлы китаплар да бар. Алары – 600дән артык. Аеруча кадерле, истәлекле, тарихи китаплар. Кемнәрнең генә бүләк китаплары юк анда. Татарстан, Башкортстан, Саха-Якутия, Тува Республикаларының Президентлары кул куйганнары да, Василий Лихачев, Рамазан Абдулатипов, Владимир Зорин кебек Рәсәй сәясәтчеләренең култамгалы китаплары да, Кайсын Кулиев, Сергей Михалков, Олжас Сөләйманов кебек күренекле шагыйрьләр бүләк итеп биргәннәре дә, Тәлгат Рахманов, Дания Дәүләтшина, Дамир Каюмов кебек элекке райком секретарьларының истәлекләре дә… Үзебезнең татар һәм башкорт әдипләренең автографлары булган китаплар минем өчен аеруча кыйммәтле. Аларның күбесе күптән гүр ияләре инде. Ә менә китаплары кадерле истәлек булып әле дә саклана. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Сәйфи Кудаш, Гәйнан Әмири, Вазыйх Исхаков, Габдулла Байбурин, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев… Һәрберсенең язган җылы сүзләре, изге теләкләре минем өчен, билгеле инде, олы мәртәбә. Аларның һәрбер сүзе хәзер инде минем өчен изге васять булып яңгырый. Мин аларны кайта-кайта, сагына-сагына укыйм…
Үзем белән бергә гомер кичергән, иҗат иткән, утлар-сулар кичкән каләмдәшләремнең бүләк китаплары да минем өчен үтә дә газиз, үтә дә истәлекле. Алар миндә бик күп. Ул китапларның авторлары - Казандагы, Чаллыдагы, Әлмәттәге замандашларым, Уфадагы башкорт, татар каләмдәшләрем, Мәскәүдә, Лондонда, Америка Кушма Штатларында, Израильдә яшәп иҗат итүче милләттәшләрем. Менә остазым Шәүкәт ага Галиевның автографлы китаплары, якташым Әхсән ага Баянныкы, Рәдиф Гаташныкы, Равил Фәйзуллинныкы, Ренат Харисныкы, Гәрәй Рәхимнеке… Менә аксакалыбыз Мостай ага Кәримнең китаплары, Равил Бикбай, Сафуан Әлибай, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Рим Идиятуллин, МарСәлим, Факиһа Тугызбаева, Гөлфия Юнысова бүләк иткән китаплар… Менә Чувашиянең халык шагыйрьләре Юрий Семендердан, Порфирий Афанасьевтан, Валери Тургайдан килгән китаплар... Ул язмаларда - каләмдәшләремнең миңа булган игътибарлары, җылы мөнәсәбәтләре, иҗатыма бирелгән бәяләре.
Шунысын да әйтим, китапны бит әдипләр генә чыгармый. Миндәге бүләк-автографлар төрледән-төрле һөнәр ияләре тарафыннан язылган. Алар арасында Мирза Мәхмүтов, Лия Шакирова, Әбрар Кәримуллин, Суфиян Поварисов, Нурмөхәммәт Хисамов, Фатыйх Урманче, Хуҗи Мәхмүтов, Гамирҗан Дәүләтшин кебек телче, әдәбиятчы, тарихчы галимнәр дә, Марс Михайлов кебек медицина фәннәре докторлары да, Харис Якупов, Илдар Ханов, Әхсән Фәтхетдинов, Камил Муллашев, Ләйсән Рәхмәтуллина кебек талантлы рәссамнар да, Марсель Котлыгалләмов, Мөнир Әһлиуллин кебек танылган журналистлар да бар… Китапханәм соңгы көннәрдә генә тагын ике китапка артты. Казанның 1000 еллыгына багышлап язылган яңа романын миңа танылган язучыбыз Вахит Имамов калдырып китте. Егет романнарны коеп кына куя. Прозабыз хәзер Вахит кебек егетләребез кулында. Икенчесе – каһарман якташыбыз Даян ага Мурзинның "Фронт в тылу врага” дигән китабы. Әле шушы көннәрдә генә ул Казанда булып китте. Очрашу вакытында әлеге китабын бүләк итеп калдырды. Без әле кечкенә чагыбыздан ук Даян Мурзинның батырлыгына сокланып үскән малайлар. Безнең Башкортстанда Даян аганың батырлыгы киң яктыртыла, үзе дә легендар кеше. Бигрәк тә Генрих Гофманның аңа багышлап язган "Черный генерал” дигән китабын егылып укый торган идек. Мин каһарманның китабын кызыксынып укып чыктым. Балачагым күз алдыма килде, "Путивльдән Карпатка кадәр” дигән теге китап та искә төште. Даян ага Мурзин да шул китапның авторы, партизаннар хәрәкәте җитәкчесе С. Ковпак белән дә бергә сугышып йөргән. Нинди каһарман кешеләребез бар бит безнең, шайтан алгыры! Горурланмас җиреңнән горурланырсың! Һәм шунысы кызык: Даян ага да, Вахит та Сөн буенда туып үскәннәр! Күрәсезме - нинди туры килү? Күрәсезме безнең Сөн егетләрен?!.

***
Заманалар нык үзгәрде. Рәсәйдә китап индустриясе бөтен көченә эшли башлады. Татарстан белән Башкортстанда да чагыштырмача начар димәс идем. Һәрхәлдә, элеккеге еллар белән чагыштырырлык та түгел. Совет чорында тыелган әллә күпме сирәк китаплар яңадан дөнья күрә. Без яшь чакта Мандельштам, Пастернак, Цветаева кебек шагыйрьләрнең китапларын кулга да тотып караганыбыз булмады. Хәзер әнә нинди генә басмалар юк. Ул шагыйрьләрнең үзләре турында да кызыклы-кызыклы, бай мәгълүматлы китаплар чыгып тора. Иншалла, соңгы елларга кадәр исемнәре дә телгә алынмаган Г. Исхакый, З. Вәлиди кебек милләтпәрвәр язучы-галимнәребезнең китаплары да чыгып тора. Дини китапларның да төрледән-төрлеләрен сатып алырга мөмкин. Ә бит элегрәк Коръәннең русча тәрҗемәсен китапханәләрдән дә ала алмый идек. Әле дә хәтеремдә, 80-нче елларда И. Ю. Крачковкий тәрҗемәсендә Коръән басылып чыккач, обком исемлеге буенча сирәк кешеләргә генә таратканнар иде. Миндә исә хәзер ул изге китабыбызның гарәпчәсе дә, инглизчәгә, русчага тәрҗемәсе дә, татарчага, башкортчага тәрҗемә кылынган тәфсирләре дә бар. Әмма иң кыйммәтлесе – быел улым Алмаз хаҗдан алып кайтып бүләк иткән Коръән…
Җәмәгатемнең дә китапларымны Илешкә озаткан чактагы куанычлары юкка гына булып чыкты. Мин һаман да китап кибетләренә йөрештерәм. Юк-юкта да китаплар эләктереп кайтыштырам. Аларны кайту белән күрсәтмәскә тырышам. Өйдәгеләр барыбер сизә, әмма сизмәгәнгә салышалар. Чөнки барыбер файдасы юк, чөнки мин барыбер китапсыз яши алмыйм, чөнки миндәге китап "чире” барыбер дәвалый торган түгел.
Бу арада китап киштәмә Ә. Еники, Н. Фәттах, И.Юзеев, Ш. Галиев, Ә. Баян, А. Гыйләҗев кебек халык әдипләренең биштомлыклары өстәлде. Алар янына, уңайсызланып кына булса да, үземнең дә әле күптән түгел генә дөнья күргән тыйнак кына дүрттомлыгымны тезеп куйдым. Уфадан Мостай ага Кәримнең олуг юбилеена бүләк сыйфатында чыгарылган бик матур өчтомлыгын, Рәми Гариповның көндәлекләрен алып кайттым. Салават Юлаевка багышланган яңа китаплар бүләк иттеләр. Казанга кунак булып якын дустым, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги килгән иде. Ул да үзенең яңа китабын калдырды. "Китап” нәшрияты бөек җырчыбыз Фәридә апа Кудашеваның тормышына һәм иҗатына багышлап искиткеч матур альбом чыгарган, рәхмәт яугыры! Узган килүендә Фәридә апа әнә шул затлы китапны җәмәгатем Клара белән икебезгә, матур сүзләр язып, бүләк итеп китте. Үзе белән ике генә данә алып килгән булган. Шуның берсе безгә язган икән! Ул хәзер Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров альбомнары янәшәсендә нур чәчеп тора!
Кемнең ничектер, хәзер инде зур-зур романнар укырга һич кенә дә вакыт табып булмый. Киресенчә, мине соңгы вакытта кыска жанрлар – афоризмнар кызыксындыра. Бәхеткә, афоризмнар, цитаталар, канатлы сүзләр тупланган төрле серияләр, энциклопедияләр күп чыга башлады. Күңелеңә охшаганын сайлап ала белергә генә кирәк. Дөнья әдәбиятында тапкыр сүзнең атаклы осталары бар. Әле күптән түгел генә Станислав Ежи Лецның "Почти все” дигән калын китабын кулга төшердем. Юкарак бер китабы бар иде инде, анысын Ким энекәшкә бүләк иттем.
Әйе, бүген китап кибетләрендә җаның теләгән китабыңны таба аласың. Мин монда бигрәк тә рус телендә чыкканнарын күз алдында тотам. Рус телле китап базары гөрләп тора. Тик менә бәяләре генә тешләшә. Кайчакларда китап кибетенә керәсең дә күзең төшкән китап тирәсендә әйләнгәләп йөри башлыйсың. Китапны тотып-тотып карыйсың – шәп китап бит, каһәрең. Авторы да – популяр, китабының эшләнеше, бизәлеше дә менә дигән! Аһ, аласы килә! Аннары кесәңне капшап карыйсың - бәясе бигрәк кыйммәт шул. Юньлерәк китапның бәясе ким дигәндә 150-300 сум бит хәзер. Икеләнеп торасың-торасың да, акчаңны кызганып, чыгып китәсең. Әмма теге китап күңелдән китми генә. Берничә көн шулай йөргәннән соң тагын теге кибеткә юнәләсең. Тагын туп-туры теге китап торган бүлеккә ашыгасың. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Кайчагында, үз-үзеңне җиңеп, сатып та аласың. Кайчагында синнән башка да сатып алган булалар. Аннары инде "чукынсын ла” дип җиңел сулап чыгып китәсең…

***
Яңа чорлар килде. Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә. Безнең яшьтәгеләр боларның барысына да иярә дә алмый, аңлап та бетерми. Ә менә яшьләребезнең бер өлеше исә шул компьютер дип чукына. Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… Компьютер киләчәктә китапны алыштырмасмы? Калын-калын китаплар хәзер үк инде уч төбе кадәр дискетка сыеп бетә. Татар теле укытучылары "балалар китап укымый” дип зарлана. Кызганычыбызга, бу чыннан да, шулай. Балаларны да аңларга тырышырга кирәк: алар бит кызыклыракны, мавыктыргычракны, җиңелрәкне карыйлар. Димәк, дәреслекләр, китаплар да балаларның игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш. Әдәбиятны укыту методикасы турында уйланырга да вакыт. Әгәр дә яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәсәк, мәктәптә үк классикларыбызны тиешенчә өйрәтмәсәк, аларның күбесе әдәбиятка яңадан әйләнеп кайтмаслар дип куркам. Ә инде классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызның асылын да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк. Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. Икенчедән, компютерның милләте юк. Күпме генә тырышлык салсак та, күпме генә үзебезчә сөйләштерергә тырышып карасак та, компьютерны татарлаштырып та, башкортлаштырып та булмас шикелле. Глобальләшү чорында яшәвебезне онытмыйк. Тоталь глобальләшү зур, алдынгы, дәүләтле халыкларга куркыныч түгел ул. Аның фаҗигасе иң элек безгә килеп тиячәк. Интернет челтәрендә -интернетның бөтендөнья ятьмәсендә иң элек без буталып, чуалып бетәчәкбез. Без әле китап сәясәтендә башка зур халыклардан күпкә артта калып барабыз, китап бастыру өлкәсендә һич кенәдә аларга җитешә алганыбыз юк. Нишләргә соң? Кул кушырып утырыргамы? Юк, әлбәттә! Иң элек китаптан аерылмаска кирәк! Китапка таянырга кирәк! Китап бастыру эшен җайга салырга кирәк! Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз – китап булырга тиеш! Китап күп гасырлар дәвамында сынаулар узган, безне кыргыйлыктан, наданлыктан коткарып калган, дөнья белән, башка халыклар, илләр белән аралаштырган. Киләчәктә дә безне иң авыр чакларыбызда китап коткарып калыр дип ышаныйк. Шуңа инансак кына, шуны аңласак кына нидер эшли алырбыз. Ә инде радио, телевидение, көндәлек матбугат, компьютер, интернет китапны халыкка җиткерүдә ярдәм итәргә бурычлы…
Ә мин китап укып үскәнмен. Минем бөтен булмышым, яшәешем, иҗатым һәм гомерем китап белән бәйле. Китаптан тәм табып, китаптан ямь алып яшим. Татар китаплары арасында минем үзем язган кырык биш китап та бар. Алар, әлбәттә, татар китабы диңгезендәге кырык биш тамчы гына. Шулай да ул китапларны укучыларымның яратып укыганын беләм. Бу минем өчен – татарның бер шагыйре өчен - олы мәртәбә. Әмма дә ләкин китапны язу белән генә түгел, аны хәтта китап итеп бастырып чыгару белән генә дә түгел. Ул укучыга барып ирешергә тиеш. Тиеш булса да китапларыбызның барысы да укучылар кулына килеп эләкми. Бу – безнең бүгенге көндәге иң зур кимчелегебездер. Китап сәүдәсе татар һәм башкорт китабы файдасына, димәк, язучы-шагыйрьләребез файдасына эшләми. Язучы белән укучы арасында элемтә менә-менә өзеләм дип тора. Бу безнең әдәбиятларыбызның сыйфатларына да суга. Рус дөньясында китап базары көйләнеп бара. Рәсәй, нигездә, рус телле булганлыктан, аның укучысы да күп. Рус китабын барыбыз да укый. Ә инде үзебезнең китапларыбызның язмышын үз агымына куйсак, укучысыз да, китапсыз да, димәк, әдәбиятсыз да торып калуыбыз бик ихтимал. Мин моны шаяртып әйтмим, ә барсын да үлчәп, киләчәгебезне күзаллап әйтәм. Әдипнең язмышы турыдан-туры китап белән бәйләнгән. Китапсыз язучы да, шагыйрь дә булмый. Укучысы булмаган әдип шулай ук әдип дигән олы исемне күтәреп йөри алмый. Бәяне дә фәкать аның китабына карап бирәләр. Ә безнең хәлләребез, чыннан да, мактанырлык түгел. Халыкларыбызның бүгенге язмышы иң элек аның әдәбиятында, әдәбият дөньясында чагыла. Әлбәттә, әлегә соң түгел. Бүгенге аяныч хәлне төзәтергә мөмкин. Төзәтергә кирәк тә! Ничек итеп? Менә монысы инде дәүләт күләмендә генә хәл ителә ала. Без бу хакта күп сөйләшәбез, ләкин конкрет эш белән беребезнең дә шөгыльләнәсе килми. Безнең өчен кемдер килеп эшләр әле дигән принцип белән яшибез әле һаман да. Барыбер үзебезгә эшләргә, үз проблемаларыбызны үзебезгә чишәргә туры киләчәк! Шуны онытмыйк!..
Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…
Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә. Язмамны аның сүзләре белән тәмамласам, фикерләрем дәлиллерәк булыр шикелле:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам… Роберт Миннуллин

Просмотров: 4973 | Добавил: angel | Рейтинг: 3.7/3