Главная » 2012 » Март » 31 » Китаплар дөньясында
22:51
Китаплар дөньясында
Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора.
 
Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².
Иң авыр тарихи китапларның берсе – әрмән телендә. "Муша монастыре вәгазьләре кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә 7 гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп, кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә – Матедаранга килеп эләгә.
1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы”дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы - 7 метрдан артык, ә киңлеге 4 метрга якын була. Хәрефләрнең зурлыгы 15 см.дан артык. Ул дөньядагы иң авыр басма исәпләнә.
1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 мм тәшкил иткән "Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган китапчыкны медальонга урнаштырырга була. Медальон капкачының уртасына, китапчыкны укыр өчен, линза беркетелгән.
1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең долларга сатыла.
1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора. 

Телләр, сүзләр, авазлар дөньясында * Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге "SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла.
* Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас - Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән.
* Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 процент чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган.
* Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.
* Дөньяда иң сирәк аваз – "рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз.
* Дөньяда иң киң таралган аваз – "а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк. Иң карт хәреф "о” авазы. Сузык булганга түгел, ә ул, моннан безнең эрага кадәр1300 ел тирәсендә финикиялеләр тарафыннан кертелгән булганга һәм бер дә үзгәрмичә безнең көннәрдә дә кулланылганга күрә.
* Африкада яшәүче бушменнар телендә хәтта чиртү тавышына охшаган аваз бар.
* Иң күп тел белүче дип, 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән. Тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.
* Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә - 85 аваз, югарыда искә алынган ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.
Просмотров: 1249 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/2