Главная » 2014 » Гыйнвар » 9 » Китап “җене” һәм замана балалары
13:39
Китап “җене” һәм замана балалары
06.01.2014 Мәгариф

Һәр ата-ана баласында китапка мәхәббәт уятырга тырыша. Тик бала китап укый башласын, ә иң мөһиме – китап укудан тәм тапсын өчен ниләр эшләргә соң?


"Файдалы” китаплар укытып интектермәгез    

Китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Күпләр 2-3 яшьлек сабыйга рәсемле китаплар сатып ала. Әлбәттә инде, сабыйларның күпчелеге "матур әдәбият белән танышуны” китап ертудан башлый. Шул вакытта балага китапның чынлыкта ни өчен кулланылганын аңлату кирәк. Китапны кулга тотып сөйләү, рәсемнәрне сурәтләү, саклап тоту һәм укып бетергәч җыеп кую, әшәке куллар белән орынмау, гомумән  әйткәндә, саклап тоту – китапка хөрмәт тәрбияли.

Улым Булат, 4 яшендә үк, ТВ-программадан мультфильм кайчан буласын белү өчен укырга өйрәнде. Зәңгәр тышлыкка кыз бала төшерелгән "Әлифба”ны кычкырып укып чыккач, кызыклы мультик сценарийлары буенча язылган китапларны "ялгыш” кына уенчыклар арасында табып алып укый башлады. Бераз үсә төшкәч, "Гиннессның рекордлар китабы” да кызыклы тоелды.

Кечкенә баланы китап укырга өйрәтү – бик кыен эш. Ә яшүсмербелән бу тагын да катлаулырак. Һәр әти-әни кайчан өйрәтәсен үзе сайлый. Баланы "файдалы” китаплар укытып интектерү кирәкми. Әгәр баланың бер теләксез, бары сезнең хакка гына укып утыруын күрсәгез, һичшиксез, аны "коткарыгыз бу бәладән”. Китап уку рәхәт булырга тиеш. Замана балаларының мәгълүмат алу чыганаклары бик күп, шуңа күрә дә китапка үзенчәлекле мөнәсәбәт, хөрмәт һәм мәхәббәт уятырга кирәк.  

Үзегез укыгыз! Сезнең мыгырдап укып утырганны күргән бала, нинди шәп нәрсә укый соң бу, дип кызыксыначак. Кич буе әнисе, йә әтисе китап укып утырганны күрсә, әле хәреф танымый торган бала да, китап тотып уйный башлаячак.

Баланың үз китапханәсен туплагыз

Өйдә булган китапларны укып бетергәч, баланы китапханәгә яздыру кирәк. Беренче сыйныфтан ук баланы мәктәп китапханәсенә җибәреп, өйгә китап алып кайтуын сорау да файдалы нәтиҗә бирә. Ул китапханә кагыйдәләре, тәртибе белән таныша. Мәсәлән, улым Булатка башлангыч сыйныфта татар теле дәресләрендә өй эшләре катлаулангач, Кремль урамындагы Үзәк китапханәгә йөртә башладык. Әлбәттә, биремнәрне мин өйдә үзем дә эшли ала идем. Тик балага китапханә исен иснәтәсе, андагы мөлаем апаларның киңәшләрен ишеттерәсе килде. Китапханәдәге Фәйрүзә апа табып биргән китаплардагы шигырьләр галәмәт тә кызыклы булуы ачыкланып, бала татар әдәбияты белән мөстәкыйль кызыксына башлады.

Галимнәр: "Әти-әнисе китап белән мавыкканнан башлап, бала китап укый башлый”, - дип раслый. Баланың үз китапханәсен кечкенәдән туплый башлагыз. Укыган китапларны саклап барган очракта, "Менә мин укыган китаплар” дип мактанып алу да баланы китап укырга этәрә.

Кайбер әти-әниләр: "Мин ашаганда да укып утырам, нигә минем балам китап укымый икән?” - дип хафалана. Китапны аяк өсте генә укып йөргән әти-әни үрнәгендә балада китапка хөрмәт тәрбияләнми, ә бәлки "бу бик вак эш” дигән хис кенә уяна.

ГМ белешмәсе

Китапны ничек сайларга?


•    Артык калын китап алып, баланың күңелен төшермәгез. Зуррак балаларга 3-5 әсәрдән торган китап алу хәерлерәк. Китапны бала үзе күтәреп укый алсын. Калын китапны уку уңайсыз.
•    Нәниләргә альбом бите форматындагы китаплар яхшы. Кечкенә китапта шрифт һәм рәсемнәр аңлашылмый. Ә бик зур китапта исә рәсемнәр дә, хәрефләр дә югалып кала.
•    Сабыйлар өчен китапларның тышлыгы каты һәм нык булырга тиеш. Ул зур сынаулар узачак бит әле. 3-4 яшьлек балалар өчен исә тышлыгы йомшак булса,  бала аны үзе ипләп кенә ачып карый алачак.
•    Китапның кәгазе ак төстә һәм калын булырга тиеш.
•    Битләрнең читләре артык каты һәм кулны кисәрлек булмасын.  
•    Ялтыравык кәгазьдәге китапларны уку уңайсыз, алар күзне чагылдыра.
•    Китаптагы хәрефләр бала күрерлек зурлыкта булырга тиеш. Вак хәрефле китап укытып баланы интектермәгез, күзен бозмагыз. Хәрефләрнең чикләре төгәл, юылмаган булсын.
•    Нәниләр өчен китапларда яртылаш рәсемнән тора. Китапта алар – төп мәгълүмат чыганагы. Рәсемнәр дөрес итеп ясалган, әйләнә-тирә дөньяны дөрес чагылдырган булырга тиеш. Рәсемнәрнең буявы кулга ягылып калмыймы, тикшерегез. 5 яшькә кадәрге балалар өчен рәсемнәр һәр биттә була.
•    Баланы китап кибетенә үзегез белән алып барыгыз, китап сайлашуда катнашыгыз, классик әсәрләрне тәкъдим итеп, жанрларны аңларга ярдәм итегез. Бары тик тормыш мәгънәсен, кешеләрне, табигатьне аңларга өйрәтә торган китаплар гына игътибарга лаек.
    Аудиокитап тыңлату файдагамы?

Өстенлеге:
-    Игътибарны тупларга, зур күләмдә мәгълүматны ишетеп аңларга, хәтерне ныгытырга ярдәм итә.
-    Сөйләмне үстерә, сүзлек запасын арттыра, актерлыкка, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтә.
-    Баланың күзен саклый.
-    Юлда, чиратта торганда баланың вакытын файдага уздырырга ярдәм итә.

Кимчелеге:
-    Бала кулга тотып китап укудан баш тарта.
-    Колакчыннар аша тыңлап йөрсә, бала саңгыраулана, начар ишетә башлый.
-    Бер генә аудиокитап та әни кеше укыган матур әкиятне алмаштыра алмый. Балагыз өчен вакытны кызганмагыз.


    "Әти-әни үзе китап укысын!”

Мөдәрис Вәлиев, дәреслекләр, балалар өчен китаплар, фәнни китаплар бастыручы "Мәгариф-Вакыт” нәшрияты җитәкчесе, язучы:
-   "Мәгариф” нәшриятында эшләгәндә, "Татар телен ничек өйрәтергә?” дип сорап, хат килгән иде. Мин аларга: "Татар халык җырларын тыңлатыгыз, шунда балалар телебезгә гашыйк булыр һәм үзләре үк телне өйрәнер”, - дип җавап биргән идем. Ә балам китап укысын дигән әти-әни үзе китап укысын!


    "Күп укыган балага диктант язу җиңелрәк!”

Әлфия Насыйрова, Лаеш районы Татар Янтыгы мәктәбе укытучысы, китапханә җитәкчесе:
-  Күп укыган бала иншалар, диктантларны җиңел яза, хаталарны азрак ясый. Үзлегеннән китап укый башлагач, аңа әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Туганнарының кызыксынуын сизеп, үзенә игътибар артуына сөенеп, балада яңа китаплар уку теләге уяна. Укыган китапларның исемен, авторын, кыскача эчтәлеген аерым дәфтәргә язып бару да файдалы. Бала тезисларны аерып алырга, төп мәгънәне язып куярга өйрәнә, геройларның исемнәрен истә калдыра, аларның характер үзенчәлекләрен билгеләп куя. Әлбәттә, бу эшләр әти-әни ярдәме белән башкарыла. Һәрвакыт баланы мактап, яңа үрләргә этәреп тору кирәк.


    "Китап исен дә яратам”

Булат Газыймов, Казан шәһәренең 149нчы мәктәп укучысы, 13 яшь:
-  Мин яхшы кәгазьдә басылган китапны укырга яратам. Битләре кыштырдап тору, кәгазь исе җәлеп итә. Электрон китаплар, йә монитордан уку ошамый. Чын түгел кебек. Элегрәк укылган китапның исемен, эчтәлеген дәфтәргә яздырып барганга ачу килә иде. Хәзер шул дәфтәрләрем карап утыру күңелле.

Ләйсән ХАФИЗОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ --- | 05.01.2014


Просмотров: 1621 | Добавил: angel | Рейтинг: 0.0/0