Главная » 2012 » Апрель » 2 » Электрон китап: уңай һәм кире яклары
23:51
Электрон китап: уңай һәм кире яклары
Без санлы технологияләр чорында яшибез. Бүгенге көнне төрле гаджетлар белән тулыландырган кесә телефоннарыннан, катлаулы компьютерлардан башка күз алдына да китереп булмый. Җир шарының иң ерак ноктасында булган якыннарыбыз, дусларыбыз белән веб камера аша үзләрен күреп сөйләшергә мөмкин. Ә кайчандыр болар барысы да әкият кенә санала иде. Әнә бит Пушкинның барыбызга да билгеле әсәрендәге патша хатыны да җиңел генә көзге аша сөйләшеп утырган. Әкият чынга ашар көннәр дә килеп җитте! Меңнәрчә кешеләр экран алдында утырып, шулай ук, башкаларга үзен кызыксындырган сораулар яудыра ала. Электрон китаплар барлыкка килүе дә күпләрне гаҗәпләндерми хәзер. Әле кайчан гына трамвайда, автобуста кулына кадерләп кенә тоткан китабына текәлеп бар дөньясын оныткан кешеләрне еш очратырга була иде. Хәзер исә зур кыйммәткә ия булган кәгазь китапларны электрон китаплар алыштыра башлады. Бар яклап та уңышлымы соң бу яңалык? Бәхәсләшмим, компьютер күп мәгълүмат сыйдыра, хәтта, андагы китапларны гомер буе да укып өлгермәскә мөмкин. Тагын шунысы да бар, электрон текстлар аларның шундый ук кәгазь вариантыннан очсызракка төшә. Чынлап та, китап уку өчен сатып алынган җайланма бераздан үзенең хакын каплый. Ә менә юлга чыкканда сумкага якынча ничә китап салырга була? Бу яклап та, заманча китап отышлы түгелме соң? Кечкенә компьютерга сыйган меңнәрчә китапны үзең белән теләсә кайда алырга мөмкинлек бар. Әйтергә кирәк, электрон китапның уңайлы яклары күп: күз начар күрсә, мәсәлән, шрифтның размерын үзгәртергә була. Ә иң мөһиме, бу заманча җайланманы куллансак, күпме кәгазь эшләүдән баш тартып, без табигатьне саклауга да зур өлеш кертәбез икән әле. Болар барысы да шәп яңгырый, әлбәттә. Шулай да, бу юлларны укыгач та, электрон китап алырга йөгерергә киңәш итмәс идем. Кызыклы китабыңның һәр яңа битен ачкан саен күңелгә якын кыштырдавын, романтика белән сугарылган иске "дустың”ның сихри җылысын яки яңа гына типографиядән чыккан басманың буяу исен ниндидер җансыз бер предметка алыштырып буламы соң? Кулыбызга алган китапның, сак кына кагылып яңа битен ачкан саен, без аның белән сөйләшәбез кебек. Китапның җаны барлыгына мин чынлап та ышанам! Ул безнең белән сөйләшеп кенә калмый, серле дөньяга алып кереп китә. Ә сез шул китапның электрон вариантын күз алдына китерегез әле. Ул безнең күңелгә нәрсә бирә ала соң? Бертуктаусыз экранга бармак белән төртүдән, зарядкасы бетеп килгән компьютер сызгыруын хәтерләткән тавыштан башка бернәрсә дә. Китапны компьютерга күчергәндә үк, без аның "җанын” да бетерәбез кебек, аны укуның кызыгы да калмый, минемчә. Искә алыгыз әле, компьютердан мәгълүмат караганда игътибар белән укып утырасызмы? Әллә сезнең күзләрегез экрандагы юллардан йөгереп кенә үтәме?! Андый уку белән сез бервакытта да китап дөньясына да, төп геройлар белән вакыйгалар өермәсенә дә кереп чума алмассыз. Моннан тыш, бик кирәкле һәм кызыклы китапларның күбесе электрон вариантта юк, шуңа да аларны барыбер китап кибетеннән сатып алырга туры киләчәк. Гасырлар буе китап кешенең иң якын дусты, сердәше булып саналган. Бер буынның икенчесенә калдырган мирасы да әле ул. Китапны ничек һәм ниндиен укырга, һәр кешенең шәхси эше, әлбәттә. Тик заман технологияләренә ияреп кенә якын дусны "сатып” җибәрмәсәк иде.
 
Алмаз Фәтхетдинов. Уфа шәһәре.
Просмотров: 752 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1