Главная » 2014 » Гыйнвар » 9 » Чит илгә... укырга!
13:57
Чит илгә... укырга!
05.12.2013 Мәгариф

Соңгы ике ел эчендә генә дә Россиядә чит илгә китеп укучылар саны өч мәртәбә арткан! Баласын Англиядә яки Кипрда укыту күпләрнең татлы хыялы булса да, аңа байлар гына түгел, ә гади кешеләр дә ирешергә мөмкин булуын белмиләр. Анда китүнең төрле юллары бар һәм акчада гына түгел хикмәт.

"Ел саен 115 бала чит илгә укырга китә”

- Балаларны чит ил мәктәпләренә укырга җибәрү белән Казанда 15ләп оешма шөгыльләнә, – ди үзе дә шул оешмаларның берсендә эшләүче Илдус Галимов. – Без ел саен Россия буенча – 900, Татарстаннан 115 баланы белем алырга дип чит илгә җибәрәбез. Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында иң популяр илләр дип Бөекбритания, АКШ, Канада санала. Россия халкы арасында Мальта да шактый популяр, анда уку очсызгарак төшә.

Баласын чит илдә укытасы килгән ата-анага эшне нидән башларга соң? Иң беренчедән, максатларны барларга: улыгызны яки кызыгызны кайсы илгә һәм күпме вакытка җибәрергә ниятлисез? Чит телне өйрәнеп кайтуы да җитәме, әллә инде аны киләчәктә берәр "текә” оешма җитәкчесе итеп күрергә телисезме? Шушы сорауларга җавап биргәч, укучыларны чит илләргә җибәрә торган оешмалар белән элемтәгә керергә, күңелгә һәм кесәгә туры килгән мәктәпне сайларга, "кәгазь боткасы”на чумарга мөмкин. Сүз уңаеннан, кәгазь җыю эше якынча ике айга сузыла.

Чит илдә укырга теләгән мәктәп балалары өчен берничә юл бар:

1. Тел өйрәнү курслары. Бу курслар кимендә ике атна, күп дигәндә бер ел дәвам итә. Яшь буенча да киртәләр юк. Кесәң генә чыдасын! Чөнки иң арзанлы дип саналган Мальтага барып, бер ай укып кайту – 100 мең сум. Ә Англияне сайласаң, аена 130 меңеңне чыгарып саласы.

2. Җәйге мәктәп. Каникулда җәйге лагерь дип баручылар төшкә кадәр тел өйрәнсә, аннан соң ял итә, яңа дуслар таба, чит ил мәдәнияте белән таныша. Англиядәге бер айлык каникулның бәясе – 140 мең, Мальтаныкы – 110 мең сум. Әлеге суммага ашау-эчү, уку, самолетка билетлар кергән.

3. Бөтенләйгә. Баланы океан артына укырга дип бөтенләйгә җибәрергә мөмкин. Бу тәкъдим – байлар өчен. Чөнки Англиядә мәктәп тәмамлау чама белән Мәскәүдәге бер фатир хакы тора. Биредә баланы берәр гаиләгә яки махсус торакка урнаштыралар, ашаталар-эчертәләр, чит телдә укыталар. Мәктәп никадәр дәрәҗәлерәк, рейтингы зуррак булса, бәясе дә шулкадәр югарырак. Англиядә баланы бер ел укыту 1,2-1,5 миллион сумга төшсә, Швейцариядә 2 миллион чамасы тора.

4. Дәрәҗәле уку йортына керергә әзерләнү. Россия мәктәбендә 11 елын тәмамлаган баланы 12нче класска чит илгә урнаштыралар (күпчелек чит илләрдә урта белемне 12 ел алалар). Укучы бер ел эчендә телне дә үзләштерә, шунда ук университетка керергә дә әзерләнә. Соңгы елны чит илдә уку өчен якынча 1 миллион сум кирәк. Әгәр данлыклы университетка көче җитмәсә, андагы колледж ишекләре һәркемгә ачык. Мәсәлән, Канада колледжында бер ел уку 700 мең сумга төшә, барлыгы ике ел укыйсы.

Белем күмәчен чит илдә кимерергә хыялланучылар колагына: яхшы укучылар – кайда да дәрәҗәдә. Мәктәпне яхшы билгегә тәмамлаучыларга университетлар да ташламалар ясый. Мәсәлән, хәзерге вакытта Колорадо дәүләт университеты Казанның яхшы бер укучысына 10 мең доллар ташлама ясарга әзер. Һәм мондый кызыксындыру чаралары булгалап тора.

"Бушлай да барып була”


Хәзерге вакытта Мәскәүнең югары икътисад мәктәбендә белем алучы Камилә Рәүзиева да ике мәртәбә чит илдә укып кайткан: Лондон һәм Нью-Йоркта берәр айлык тел курслары үткән.

- Камилә, бу курсларның файдасын күрдеңме? – дип кызыксынабыз аннан.


- Беренчедән, инглизчәне яхшылап өйрәндем, сөйләм телен үзләштердем. Россия мәктәбендә генә укып, инглизчәне камил үзләштереп булмый – арада киртә тора. Аннан котылу өчен шул телдә сөйләшүче халык арасында бераз яшәп алырга кирәк. Мин шул киртәне уздым. Инглиз телендә хәзер рәхәтләнеп аралашам. Лондонга дус кызларым белән барган булсам, Нью-Йоркка үзем генә киттем. Монысы да үзенә күрә чыныгу булды. Әмма соңгы тәҗрибәм булмагандыр, дип уйлыйм. Икътисад мәктәбен тәмамлагач, магистратураны чит илдә укырга хыялланам. Бу юнәлештә дәүләт грантлары да бар.

- Чит илдә теләсә кем укый аламы, әллә акчалы булу мәҗбүриме?


- Лондонда укып кайту миңа дүрт ел элек 56 мең сумга төште. Мәктәптән соң эшлим, үз көнемне үзем күрәм. Нью-Йоркка дигән акчаны да үзем җыйдым. Нишләптер, без чит илдә укый алмавыбызны акчага гына сылтыйбыз. Ләкин интернеттан яшьләр өчен төрле грантлар, дәүләт программалары да бихисап икәнен күрергә була. Аларны оту һәм чит илгә китеп уку – кулдан килерлек эш, бары тик тырышырга, актив булырга кирәк. Үземнең танышларым арасында да бу мөмкинлекләрдән файдаланучылар, бушлай чит илдә укып кайтучылар байтак, – ди 20 яшьлек Камилә.

"Яшь чакта телләр өйрәнергә кирәк”

Камәрия Хәмидуллина, КФУ каршында Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры:


- Хәзерге вакытта дөнья чикләре ачык, яшь чакта тел өйрәнеп кайту үзен аклый. Яхшы укучылар зур акчалар түкмичә генә, дәүләт тарафыннан бирелә торган грантларны да ота ала, дип саныйм. Гимназиябезнең бер укучысы "Флекс” программасы буенча җиңеп, Америка мәктәбендә бер ел укып кайтты. Бездәге уку программасын алдан үзләштереп китте, БДИны да яхшы билгеләргә тапшырды ул. Шулай максат куя белгән, тырышкан, чит илгә укырга, вакытны файдага үткәрергә дип киткән укучыларны хуплыйм. Икенче бер укучыбыз гимназиядә укый алмады, шуннан соң аны ата-анасы бездән алып, Англиягә укырга җибәрде. Ата-анасының акчасы күп булудан гына баручыларны күңел кабул итми.

Чит илгә бару программалары

"Флекс” (www.flex-exchange.ru )


Әлеге программа нигезендә, Россия укучылары Америка мәктәпләрендә бер ел белем алып кайта. Барлык чыгымнарны да Америка дәүләте каплый. Бу мөмкинлек 8, 9 һәм 10нчы сыйныф укучыларына гына тәти, аның өчен мәктәптә бары тик "бишле” билгеләренә генә укырга, инглиз телен камил белергә кирәк. Укучылар махсус тестлар үтә, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр генә сайлап алына.

"Алгарыш” (www.mon.tatarstan.ru)


ТР хөкүмәте ярдәме белән 35 яше тулмаган белгечләр, аспирантлар, галимнәр; вузларда һәм мәктәпләрдә укытучылар, инглиз теле укытучылары; физкультура, спорт һәм туризм хезмәткәрләре әлеге программадан файдалана ала. Грант уку һәм дәреслекләр, юл чыгымнарын, яшәү, ашау бәясен каплый.

Сүз уңаеннан


Баланы чит илгә укырга җибәрү гадәте бүгенге мода гына түгел. XX гасыр башында Бөлгелмә өязендә яшәүче җиде бала атасы, гади игенче үзенең бер баласын Төркиягә укырга җибәргән. "Анда теләсә кемгә ияреп, вакытыңны бушка үткәрмә. Тугыз кешедән торган гаиләм бар, сине чит илгә акчам күп булганнан җибәрмәдем. Син милләтне үстерергә, халыкка файда китерергә тиеш. Аннары укуыңны Германиядә яки Франциядә дәвам итәргә әзерлән”, - дип хат яза бу ата кеше чит илдә укучы улына. Башта Төркиядә, аннан Германиядә белем алучы әлеге бала Фатыйх Кәрими була. Фатыйх Кәрими – иң беренчеләрдән булып чит телләр өйрәнгән, дөнья университетларында укыткан галим, тарихи шәхес.

Чит илдә укуның уңай һәм тискәре яклары


+ Дәрәҗә. Чит ил "катыргысы” алучының яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге зуррак.
+ Тәҗрибә. Чит илдә уку кызыклы һәм гадәти булмаган тәҗрибә дә.
+ Телне өйрәнү. Хәзер кая атласаң да, чит телне белү кирәк.
+ Яңа төр җиһазлар белән яхшы лабораторияләрдә эшләү.
+ Практика үткән вакытта ук дөнья күләмендә танылган оешмаларга эләгеп калу мөмкинлеге бар.
+ Аралашу. Төрле милләт вәкилләре белән танышырга, башка культураларны өйрәнергә була.
+ Ата-анасыннан аерым яшәгән балалар иртәрәк өлгерә, мөстәкыйль була. Ә мөстәкыйль кеше авыр ситуацияләрне тизрәк җиңә.

– Акча мәсьәләсе. Чит илдә белем алу өчен калын кесә кирәк.
– Виза мәшәкате. Визаны озайтып тору өчен кайчак балаларга ярты ел саен туган якларына кайтып йөрергә туры килә.
– Телне белмәү. Әгәр бала чит телне кирәкле дәрәҗәдә аңламаса, укуында да артта калу куркынычы бар.
– Документлар кирәк. Чит илдә уку өчен акча белән теләк кенә җитми, документларны тәрҗемә итү дә озак вакыт таләп итә.
– Яңа тормышка яраклашу психологик яктан авыр булырга мөмкин.
– Катгый дисциплина. Андагы укытучылар дәрес калдыруларга күз йоммый, тәртип бозучыларны яратмый, буйсынмаучыларны уку йортыннан куарга да күп сорап тормыйлар.
 



Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |

Просмотров: 314 | Добавил: angel | Рейтинг: 0.0/0