Главная » 2014 » Февраль » 03

Лаеш районы Имән Кискә авылында гомер кичерүче Зиннәтулла абый белән Хәлимә апаның тормыш корып яши башлауларына 46нчы ел киткән. Өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, алары инде тугыз онык бүләк иткән. Барысы да гади, искитәрлек берни юк кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, тормыш тәҗрибәсе, балаларына күпме рухи мирас ята. Гатауллиннар гаиләсендә без дә кунакта булдык әле. «Безне әби-бабай үстерде!» Уллары Рөстәм, киленнәре Венера, оныклары Рәдиф белән бергәләп яшәп яталар бүген Зиннәтулла абый белән Хәлимә апа. Улының нигезне ташламавы каннан күчкән серле мәгълүмат кебек, ул турыда сүз кузгату да урынсыз тоелды хәтта. «Элеккеләр бала тәрбиялим дип махсус китаплар укып, ниндидер ысуллар уйлап утырмаган. Без дә гомер бу ... Читать дальше »
Просмотров: 1324 | Добавил: angel | Дата: 03.02.2014