Главная » 2014 » Гыйнвар » 09
18.12.2013 Мәгариф

Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөш­кел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлеге­нең Тукай клубында зурдан кубып сөйләште­ләр. Чарага Татарстан мә­гариф министры Энгель Фәттаховның килүе бә­хәсне тагын да кыздырып җибәрде.


Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлек­ләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга ки­рәк иде. Эш узганнан ... Читать дальше »

Просмотров: 641 | Добавил: angel | Дата: 09.01.2014

06.01.2014 Мәгариф

2015 елның 1 гыйнварыннан укытучылар өчен махсус стандарт гамәлгә керергә мөмкин. Ике ел дәвамында әзерләнгән документ турында әлегә фикер алышу бара. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, әлеге үзгәрешләр бүгенге җәмгыять куйган таләпләргә җавап бирә. Аны министрлыкның иң мөһим проектларыннан берсе дип саныйлар.

Замана укытучысына бер чит телне булса да үзләштерү бурычы куела. Укытучы барлык балалар белән дә эшли белергә тиеш. Укучыларның да төрлесе була: сәләтлесе, рус телен начар белгәне, тәрбия ягы авыр булганы, авыру балалар... Билгеле булганча, соңгы вакытта мәктәп­ләрдә инклюзив белем бирү, ягъни сәламәт у ... Читать дальше »

Просмотров: 768 | Добавил: angel | Дата: 09.01.2014

05.12.2013 Мәгариф

Соңгы ике ел эчендә генә дә Россиядә чит илгә китеп укучылар саны өч мәртәбә арткан! Баласын Англиядә яки Кипрда укыту күпләрнең татлы хыялы булса да, аңа байлар гына түгел, ә гади кешеләр дә ирешергә мөмкин булуын белмиләр. Анда китүнең төрле юллары бар һәм акчада гына түгел хикмәт.

"Ел саен 115 бала чит илгә укырга китә”

- Балаларны чит ил мәктәпләренә укырга җибәрү белән Казанда 15ләп оешма шөгыльләнә, – ди үзе дә шул оешмаларның берсендә эшләүче Илдус Галимов. – Без ел саен Россия буенча – 900, Татарстаннан 115 баланы белем алырга дип чит илгә җибәрәбез. Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында ... Читать дальше »

Просмотров: 753 | Добавил: angel | Дата: 09.01.2014

10.12.2013 Мәгариф


Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, тарихчы Мәгарифне үстерү институтының социальләшү һәм тәрбия лабораториясе фәнни хезмәткәре Илсөя Мансур кызы Фокеева соңгы елларда ул мәктәпләрдә дин нигезләрен өйрәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Әңгәмәбез – әлеге фәнне укытуда килеп туа торган кыенлыклар һәм аларны җиңү юллары хакында.


- Илсөя ханым, әле кайчан гына: "Дин – дәүләттән аерылган”, - дип, белем йортлары бу темадан ... Читать дальше »

Просмотров: 1264 | Добавил: angel | Дата: 09.01.2014

06.01.2014 Мәгариф

Һәр ата-ана баласында китапка мәхәббәт уятырга тырыша. Тик бала китап укый башласын, ә иң мөһиме – китап укудан тәм тапсын өчен ниләр эшләргә соң?


"Файдалы” китаплар укытып интектермәгез    

Китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Күпләр 2-3 яшьлек сабыйга рәсемле китаплар сатып ала. Әлбәттә инде, сабыйларның күпчелеге "матур әдәбият белән танышуны” китап ертудан башлый. Шул вакытта балага китапның чынлыкта ни өчен кулланылганын аңлату кирәк. Китапны кулга тотып сөйләү, рәсемнәрне сурәтләү, саклап тоту һәм укып бетергәч җыеп кую, әшәке куллар белән орын ... Читать дальше »

Просмотров: 1620 | Добавил: angel | Дата: 09.01.2014