Главная » 2012 » Апрель » 02
Без санлы технологияләр чорында яшибез. Бүгенге көнне төрле гаджетлар белән тулыландырган кесә телефоннарыннан, катлаулы компьютерлардан башка күз алдына да китереп булмый. Җир шарының иң ерак ноктасында булган якыннарыбыз, дусларыбыз белән веб камера аша үзләрен күреп сөйләшергә мөмкин. Ә кайчандыр болар барысы да әкият кенә санала иде. Әнә бит Пушкинның барыбызга да билгеле әсәрендәге патша хатыны да җиңел генә көзге аша сөйләшеп утырган. Әкият чынга ашар көннәр дә килеп җитте! Меңнәрчә кешеләр экран алдында утырып, шулай ук, башкаларга үзен кызыксындырган сораулар яудыра ала. Электрон китаплар барлыкка килүе дә күпләрне гаҗәпләндерми хәзер. Әле кайчан гына трамвайда, автобуста кулына кадерләп кенә тоткан китабына текәлеп бар дөньясын оныткан кешеләрне еш очратырга була иде. Хәзер исә зур кыйммәткә ия булган кәгазь китапларны электрон китаплар алыштыра башлады. Бар яклап та уңышлымы соң бу яңалык? Бәхәсләшмим, комп ... Читать дальше »
Просмотров: 1072 | Добавил: angel | Дата: 02.04.2012


Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар булып чыга инде. Әлбәттә, укымышлылар үзләренә кирәк китапларны үзләре дә күчереп алганнардыр. Анысына гына башлары җиткәндер, мөгаен.
Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Безнекеләрнең шулай арттырыбрак җибәрә торган гадәтләре бар инде. Хәзер әнә, татарчаларын да онытып, урысчага гына күчеп барулары.
Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез. Якын тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез. Мо ... Читать дальше »

Просмотров: 4972 | Добавил: angel | Дата: 02.04.2012